Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада төзелүче йортта биш кешенең җәсәде табылган


Архив фотосы
Архив фотосы

Төзелештә эшләгән Төньяк Корея ватандашлары җылынырга теләп төтенгә тончыккан дип белдерелә.

Уфада Блюхер урамында төзелә торган күп катлы йортта биш кешенең мәете табылган. Алар Төньяк Корея ватандашлары булган, Русиядә легаль эшләгән дип белдерә Тикшерү комитетының Башкортстандагы идарәсе.

"Төзелештәге вагонда электр чыбыгы өзелү сәбәпле, җылыну өчен чиләккә ут якканнар һәм төтенгә тончыгып үлгәннәр", диелә белдерүдә. Җинаять эше ачылган. "Сальвия" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять әлеге йортны төзегән.

XS
SM
MD
LG