Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан салымнарының 67 процентын Мәскәүгә җибәрә


Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә билгеле булды.

Татарстанда җыелган салымнарның өчтән ике өлеше Мәскәүгә китә. 2018 елның беренче яртысында республикада җыелган 233,7 млрд сумны федераль бюджет алган.

Татарстан бюджетына исә нибары 114,5 млрд кына калган. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган финанс һәм салым оешмалары киңәшмәсендә билгеле булды.

Шулай итеп, Мәскәүгә Татарстанда җыелган салымнарның 67 проценты җибәрелгән. Республиканың үзендә 33 процент калган. Узган ел федераль бюджетка 61 процент салым китсә, Татарстанда 39 процент калган иде.

2018 елның беренче яртысында Татарстан федераль бюджеттан нибары 10,9 млрд сум алган. Бу еллык планның 40 проценты.

XS
SM
MD
LG