Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада торак алуда алданучылар пикетка чыкты


Торак алуда алданучы Ирина Хованская
Торак алуда алданучы Ирина Хованская

12 сентябрь Уфаның "Миловский парк" төзелешендә торак алуда алданучылар берничә урында ялгыз пикетларга чыкты.

Матбугат йорты белән Совет районының салым хезмәте биналары арасындагы мәйданда торган Ирина Хованская Азатлыкка шуларны сөйләде:

"Мин үзем укытучы булып эшлим. Башкаланың Октябрь районы хакимияте ташламалар белән бу бистәдән фатир алу өчен юллама биргән иде. Мин шуңа алданып шактый гына акчаларымны түләдем. Йорт 2017 елда ук тапшырылырга тиеш иде. Инде ел ярым вакыт узса да йортның дивары түгел, хәтта нигезе дә төзелмәгән. Йорт урынында нигез өчен казылган чокырлар гына утыра. Республиканың арбитраж мәхкәмәсе безнең йортларны төзергә тиешле "Яшьләр" торак идарәлеген банкротлыкка чыгару мәсьәләсен караячак. Идарәлек банкрот булса, йортның төзелүенә бөтенләй өмет өзелә. Шуңа без бүген чираттагы каршылык чараларына чыктык", диде Ирина Хованская.

"Миловский парк" Русия президенты Владимир Путинның "Русия гаиләсе өчен торак" дип аталган програмга ярашлы төзелә башлаган иде. Анда барлыгы 2,4 мең кеше зыян күргән. Алар торак алу өчен барлыгы 1,6 миллиард сум акчаларын күчергән.

Агымдагы елның 24 гыйнварында Русия президенты Уфада булып киткән иде. Путинның сәфәре алдыннан әлеге төзелештә алданучы 10 кеше ачлык игълан итте, дистәгә якын кеше ил башы узачак юлларга ялгыз пикетка чыкты. Дөрес, аларны Путин күзеннән читкә яшергәннәр иде. Шушы хәлләрдән соң республиканың төзелеш идарәлеге җитәкчеләре йортлар төзеләчәген ышандырды, берничә туңдырылган төзелешкә җан кергән иде. Ләкин проблем хәл ителмәгән.

XS
SM
MD
LG