Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Путинга ышаныч рейтингы 2013 елгы дәрәҗәгә төшкән


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путинга ышаныч дәрәҗәсе сентябрьдә 58 процент тәшкил иткән. Бу - 2013 елгы дәрәҗәгә җитеп килә. Шулай ук "президент ышанычка бөтенләй лаек түгел" диючеләр дә арткан.

Узган ел белән чагыштырганда, президент Путинга ышаныч дәрәҗәсе 17 процентка кимегән һәм 58 процент тәшкил иткән. Бу - Кырым вакыйгаларына кадәр булган 2013 елгы дәрәҗә дияргә мөмкин. Ул вакытта әлеге күрсәткеч 55 процент иде. Бу хакта "Левада үзәге" сораштыруына сылтанып "Коммерсантъ" яза.

Шулай ук "президент ышанычка бөтенләй лаек түгел" диючеләр дә 4 проценттан 13 процентка кадәр җиткән.

"Левада үзәге" мәгълүматларына караганда, Путинга ышаныч дәрәҗәсенең иң югары ноктасы 2015 елда булган (80 процент).

Шул ук вакытта халык күбрәк Русия гаскәренә ышана. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, русияләрнең 66 проценты ил гаскәре ышанычка лаек дип саный.

Моннан тыш, респондентларның яртысы ФСБ һәм махсус хезмәтләргә, чиркәүгә (48 процент) һәм хәйрия оешмаларына (38 процент) ышана. Ә эре бизнеска, фиркаләргә, Русия думасына һәм хөкүмәткә ышанучылар саны, киресенчә, аз.

"Левада үзәге" социологы Денис Волков сүзләренчә, президент Владимир Путинга халык ышанычының кимүе 2018 елның башында ук күзәтелгән. "Сайлау алды кәефләре Путинның рейтингын җанландырып җибәргән иде, ләкин сайлаудан соң халык хезмәт хакларын күтәрү урынына пенсиягә чыгу яшен арттыруга тап булды", дип аңлата Волков.

3 октябрьдә Владимир Путин пенсия реформасы турындагы канунны имзалады. Пенсия яшен арттыру кануны берничә ай эчендә каралып, тиз арада кабул ителде. Документка ярашлы, пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячаклар. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 60 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар узды.

Азатлык Казан урамында үз сораштыруын уздырды:

Сораштыру: Путинга ышанасызмы?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

XS
SM
MD
LG