Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билгесез кешеләр кырым адвокатлары офисына бәреп керергә маташкан


Кырым адвокатлары офисында ватылган тәрәзә
Кырым адвокатлары офисында ватылган тәрәзә

Аннексияләнгән Кырымда сәяси эзәрлекләүләргә дучар булучыларга хокукый ярдәм күрсәтүче адвокатлар офисына бәреп керергә маташканнар.

9 декабрь кичендә билгесез ир тимер торба ярдәмендә кырым адвокатлары офисы тәрәзәсен ватып кермәкче була. Әмма ул керә алмый һәм качып китә. Бу хәл видеокамерага эләккән.

Бу турыда әлеге офиста адвокат Эмиль Курбединов белән бергә эшләүче Эдем Семедляев Крым.Реалиига белдергән.

"Без әлеге хәлне Кырымда хокук яклаучыларга һәм бәйсез адвокатларга чираттагы басым ясау омтылышы, адвокат Эмиль Курбединовны мәхкәмә эзәрлекләве кебек гамәл дип саныйбыз. Безгә эшчәнлек алып бару мөмкинлеге бирмәс өчен басым ясамакчылар, ә кичәге хәл безгә карата канунсыз гамәлләр кулланырга да әзер булуларын күрсәтте", ди юрист Назим Шеихмамбетов.

7 декабрь Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе адвокат Эмиль Курбединовны биш тәүлеккә сак астына алды. Ул Facebook сәхифәсендә тыелган оешма билгесен урнаштыруда гаепләнде. Адвокат үзен сәяси, уйдырма сәбәпләргә нигезләнеп гаепләүләрен белдерде.

XS
SM
MD
LG