Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның халык артисты Заһир Вәлитов вафат


Заһир Вәлитов (Гафури театры сайтыннан)
Заһир Вәлитов (Гафури театры сайтыннан)

17 февраль озак авырудан соң 78 яшендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артисты Заһир Вәлитов вафат булды. Аның белән хушлашу сишәмбе театр бинасында узачак.

Заһир Вәлитов озак вакыт авырды, театрда уйнамаганына өч еллап инде дип сөйләде Азатлыкка Гафури театры мөдире Иршат Фәйзуллин. Аның сүзләренчә, актер белән хушлашу 19 февраль иртәнге 10да театр бинасында оештырылачак. Заһир Вәлитов туган ягы - Күгәрчен районы Вәлит авылында җирләнәчәк.

Заһир Вәлитов - Башкортстан һәм Русиянең халык артисты, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты.

Заһир Вәлитов 1940 елның 1 ноябрендә туа. Уфа сәнгать училищесын һәм Уфа сәнгать институтын тәмамлый, берничә ел Сибай драма театрында эшли. 1970 елда Башкорт академия драма театрына алына.

Актер "Ай тотылган төндә" спектаклендәге - Акъегет, "Аналар көтәләр улларын" да - Яхъя, Хазбулат, "Тапшырылмаган хатлар"да - Вәли һәм башка рольләре белән танылды. Ул шулай ук режиссер буларак та спектакльләр куйды.

XS
SM
MD
LG