Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Нисанбековага Казан һава аланында прокуратурага чакыру тоттырганнар


Эльза Нисанбекова
Эльза Нисанбекова

Эльза Нисанбекованы теләнмәгән оешма белән хезмәттәшлектә гаепләргә җыеналар.

"Правозащита Открытки” оешмасы юристы Эльза Нисанбековага Казанның Вахитов районы прокуратурасына чакыру тоттырганнар. Бу хәл Нисанбекова “Казан” халыкара һава аланында очып китү бүлегенә кергәч булган. Прокуратурага юристны теләнмәгән оешма белән хезмәттәшлек турында белдерү тапшыру өчен чакыралар. Бу турыда ул “Idel.Реалии"га үзе хәбәр иткән.

“Аларның ояты беткән, очкычка утыру зонасына килгәннәр, транспорт полициясе хезмәткәрен җәлеп иткәннәр. Майор дәрәҗәсендә хезмәт хакы алучы “Э үзәге” хезмәткәрләре йомышчы малай булып йөриләр. Мин бернинди теләнмәгән оешмада да әгъза булып тормыйм. Миңа карата барлык гаепләүләр хокук яклаучыларның зур фантазиясе генә”, ди Нисанбекова.

Юристка элегрәк тә шундый гаепләү белдерү омтылышы булган иде.
Мондый гаепләүләр нигезендә еш кына “Ачык Русия” активистлары җавапка тартыла.

2017 елның апрелендә Русия баш прокуратурасы Михаил Ходорковский белән бәйле, АКШ һәм Британиядә теркәлгән берничә оешманы теләнмәгән оешма дип таныды. Русиядәге “Ачык Русия” хәрәкәте тыелмады.

XS
SM
MD
LG