Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Җамал Хашоггиның үлемен ачык рәвештә тикшерергә чакырды


Истанбулда Җамал Хашоггины исә алу чарасы, 2 октябрь 2019
Истанбулда Җамал Хашоггины исә алу чарасы, 2 октябрь 2019

2 октябрьдә журналист Җамал Хашоггиның Истанбулда Согуд Гарәбстаны консуллыгында юкка чыгуына бер ел тулды. Европа берлеге һәм БМО әлеге эшне ныклап тикшерергә чакыра.

Европа берлеге журналист Җамал Хашогги үлемен ачык рәвештә тикшерү һәм аның үлеме өчен гаеплеләрне җавапка тарту кирәклегенә басым ясады.

2 октябрьдә аның Истанбулда Согуд Гарәбстаны консуллыгында юкка чыгуына бер ел тулды. Үз чиратында БМОда да журналистны үтерүдә Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд бин Сәлманның нинди роль уйнаганын тикшерергә чакырдылар.

Бүген Истанбулда Хашоггины искә алу чарасы узды. Чарада журналистка багышлап куелган истәлек ташын да ачтылар. Журналистны искә алырга аның дуслары, хокук яклаучылар килгән иде. Чарада катнашучылар арасында The Washington Post нәшрият йорты хуҗасы һәм Amazon корпорациясенә нигез салучы Джефф Безос та бар иде.

The Washington Post газеты колумнисты Җамал Хашогги Әр-Рияд сәясәтен кискен тәнкыйтьләп язды. Төркия һәм Америка махсус хезмәтләре бу аның югалуына Согуд Гарәбстанының югары җитәкчелегенең, аерым алганда, согуд шаһзадәсе Мөхәммәд бин Сәлманның катнашы булырга мөмкин дип саный. Әр-Риядта моны кире кагалар. Журналистның мәете әлегә кадәр табылмаган.

XS
SM
MD
LG