Кырымтатар Мәҗлесенең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин вафат булган. Бу турыда социаль челтәрдә аның улы Шәүкәт Хәмзин хәбәр итте. Мәрхүмнең җеназасы көндезге сәгать өчтә була диелде.
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Али Хәмзинның вафатын хәбәр итеп, аның Акмәчеттәге Семашко исемендәге хастаханәдә үлүен язды.
Али Хәмзин – Русиядә тыелган Кырымтатар халкы мәҗлесенең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе, Югары Рада депутаты Мостафа Җәмилевның киңәшче-ярдәмчесе, I Бөтендөнья кырымтатар конгрессының координация комитеты әгъзасы булды.
2015 елда II Бөтендөнья кырымтатар конгрессы алдыннан Али Хәмзин Азатлыкка җыенның бурычлары хакында сөйләгән иде. Ул “Конгресс читтәге кырымтатарларның потенциалын күрсәтергә тиеш” дигән фикер белдерде.
2014 елда Русия тарафыннан Кырымны анексияләү гамәлләре вакытында Али Хәмзин Кырымда кырымтатар халкы мәнфәгатьләрен яклау эшчәнлеге алып барды. 2014 елның июнендә ул Азатлыкка зур әңгәмәсендә Кырымның Русия контроле астына күчү сәбәпләрен анализлаган иде. Ул Кырымны Русия алмады, аны Украина үзе тапшырды дип белдерде.
Кырымтатар лидерларының Русия хакимияте белән хезмәттәшлек итүенә карата фикер белдереп, Али Хәмзин “иң мөһиме – халкыбызның иминлеген тәэмин итү” диде.
“Хәзер беренче максатыбыз – милләтебезне милләт буларак саклап калу, аның берничек тә үз җирен ташлап китүгә җиткермәү, яшәвен монда дәвам итү өчен шартлар тудыру” дигән иде сәясмән.