Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида протест чараларында дистәләрчә кеше тоткарланган


Минскида медицина хезмәткәрләре чарасы
Минскида медицина хезмәткәрләре чарасы

Беларус милициясе медицина хезмәткәрләренең теләктәшлек чарасы һәм хатын-кызлар йөреше оештырылуга юл куймаска тырышкан.

Минскида милиция 1нче клиник хастаханә янында медицина хезмәктәрләренең протест чрасында дистәләгән кеше тоткарлаган.

7 ноябрь - илдә бәйрәм көне, медиклар теләктәшлек чарасы уздырырга ниятләгән. Чарада катнашучылар хастаханәдән чыгып ак халатлар кию белән тоткарлаулар башланган. Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать дүрткә 43 кеше тоткарланган иде. Аларның санын "Весна" хокук яклау үзәге китерә.

Шимбә шәһәрдә шулай ук хатын-кызлар маршы булырга тиеш иде, ләкин милиция аларны җыела башлангчы ук тоткарлый башлады диләр хокук яклаучылар. Русиянең МБХ медиа басмасы күзәтүчесе Роман Попков тоткарлануы турында хәбәр ителде.

Мински һәм Беларусның башка шәһәрләрендә каршылык чаралары дүрт айга якын дәвам итә. Алар 9 августта, Үзәк сайлау комиссиясе Александр Лукашенканы президент сайлауда җиңүче дип таныганнан соң кабынып китте. Оппозиция сайлау нәтиҗәләрен танымый. Шулай ук Европа берлеге илләре һәм АКШ та Лукашенканың яңадан сайлануын танымый.

XS
SM
MD
LG