Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов эшенә "присяжный"лар тупланган


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәсе башлану өчен шартлар үтәлгән. Киләсе утырыш 23 ноябрьгә билгеләнгән.

Читадагы Икенче Көнчыгыш хәрби бүлге мәхкәмәсе узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән рядовой Рамил Шәмсетдинов эшенә “присяжный”лар туплауны тәмамлаган. Барлыгы 12 утырышчы расланган. Бу шарт үтәлү сәбәпле, мәхкәмә эшчәнлеген дәвам итә ала. Бу турыда МБХ медиага Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нагыев хәбәр иткән.

"Без үзебез шикләнгән "присяжныйлар"ны кире кактык. Кеше күңелен белеп булмый, ләкин безнең әле барыбер Шәмсетдиновка каршы эшнең объектив каралуына өметебез бар" дигән адвокат.

Мәхкәмәдә тыңлаулар 23 ноябрьдә дәвам итәчәк.

Руслан Нәгыев Азатлык белән әңгәмәсендә адвокатлар Рамилнең бу җинаятен аффект, шок хәлендә кылганына басым ясаячак дип сөйләде. Ләкин психология-психиатрия экспертизасы Рамилнең бу халәттә булуын кире кага. Адвокат "Рамил коточкыч җинаять кылуын таный, үкенә, һәлак булучыларның туганнарыннан ихластан гафу үтенде. Шуңа да без Рамилгә карата җәза кырыс булмаска тиеш дип саныйбыз" дигән фикерләре белән уртаклашты. Ул шулай ук әлеге мәхкәмә эшен "бабайлыкка каршы көрәш" дип атый.

XS
SM
MD
LG