Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит ил интернет хезмәтләрен Русиядә теркәлергә мәҗбүр итүче канун әзерләнә


Чит ил ширкәтләренең Русиядәге бүлекләре канун бозулар өчен җавап бирергә тиеш була. Бүлек ачарга теләмәгән ширкәтләрнең эшчәнлеген тыярга җыеналар.

Интернет хезмәте күрсәтүче чит ил ширкәтләрен Русиядә вәкиллекләрен ачарга мәҗбүр итүче канун өлгесе думага кертелде.

Русиядә көненә 500 меңнән дә артык кеше керә торган чит ил хезмәтләре илдә филиалларын ачарга тиеш була. Бу вәкиллекләр IT-гигантлар Русия кануннарын бозган очракта җавап тотачак дип фаразлана.

Канун өлгесенә ярашлы, ширкәтләр Роскомнадзор сайтында шәхси кабинет булдырып, Русия дәүләт оешмалары белән эш итәчәк. Үз сайтларында бу ширкәтләр русияләр мөрәҗәгать итә алсын өчен "электрон форма" урнаштырырга тиеш була.

Шушы ук таләпләр "хостинг провайдерлары, реклам системнары операторлары һәм Интернет челтәрендә мәгълүмат таратуны оештыручылар"га да кагыла, дип яза Интерфакс.

Русиядә юридик зат ачудан баш тарткан чит ил ширкәтләренә җәза да каралган – интернетта эзләү вакытында аны чыгармау, русияләрдән түләүләр кабул итүдә чикләүләрдән башлап, Русия җирлегендә тулысынча томалауга кадәр чаралар күрелергә мөмкин диелә.

10 марттан Роскомнадзор Русиядә Twitter социаль челтәре тизлеген киметә башлады, ул моны "Русия ватандашларын хокукка каршы контенттан саклау өчен" дип аңлатты. Twitter алдына балалар порнографиясе, әфьюн турында һәм үз-үзеңә кул салуга кагылышлы мәгълүмат кергән 3100 материалны алып ташлау таләбе куелды. Сайт хуҗалары таләпне үтәмәсә, ул Русиядә бөтенләй томаланачак диелде. 1 апрельдә Twitter Inc.-ның Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африкада ачык сәясәт буенча вице-президенты Шинейд МакСуинни белән сөйләшү узганнан соң, Роскомнадзор сайт томаланмаячак, чөнки ширкәт таләпләрне үти башлады диде, сайтның тизлеген киметү 15 майга кадәр озайтылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG