Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада үзәге: һәр бишенче русияле илдән китәргә тели


Русиядән китәргә теләүче респондентлар саны 2011-2013 еллардан бирле иң зурысы.

Русияләрнең 22 проценты чит илгә даими яшәргә китәр иде, 77 проценты моны теләмәс иде. Бу Левада үзәге май аенда уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренә.

Тикшерү авторлары искәртүенчә, Русиядән китәргә теләүче респондентлар саны 2011-2013 еллардан бирле иң зурысы булган.

18-24 яшьлекләр арасында Русиядән китәргә теләүчеләр өлеше — 48%. Бу 2019 елгы күрсәткечтән (53%) әзрәк.

Сораштыруда катнаштан 25-39 яшьлекләрнең 33 проценты, 40-54 яшьлекләрнең 21 проценты Русиядән китәргә теләр иде. 55 яшьтән өлкәнрәкләрнең җиде проценты китәргә теләвен белдергән.

Левада үзәге аерым искәртүенчә, сораштыруда катнашучыларның сигез проценты Русиядән китү турында уйлана. Бу 1990 елдан бирле иң зур сан. Моннан тыш, реcпондентларның бер проценты китәр өчен документлар җыя, тагын шуның кадәр кеше "китәргә дип ныклы карарга килгән". "Кайчак китү турында уйланабыз" диючеләр 20 процент булган, бу 2013 елдан бирле шулай ук иң зур күрсәткеч. Күченү турында беркайчан да уйламаучылар - 69 процент.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG