Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камчаткада 22 кешелек очкыч радарлардан югалган


Ан-26
Ан-26

Петропавловски-Камчатскидан Палана бистәсенә юл алган очкыч элемтәгә чыкмый һәм радарлардан күренми башлаган. Очкычта 22 юлчы, шул исәптән бер бала булган.

Камчаткада Петропавловски-Камчатски шәһәреннән Палана бистәсенә баручы Ан-26 очкычы югалган. Ул җирле вакыт белән 12.55тә (3.55 мск) элемтәгә чыгарга тиеш булган, әмма чыкмаган. "Коммерсант"ның төбәк оператив хезмәтләрендәге чыганаклары очкыч казага очраган дип белдергән. Очкычта 22 юлчы, шул исәптән бер бала, 6 экипаж әгъзасы булган.

Палана бистәсе Коряк бүлгесе башкаласы, һава юлы белән Петропавловски-Камчатскидан 760 чакрым ераклыкта урнашкан.

Хәзерге вакытта очкычны һәм андагы кешеләрне эзләү оештырылган. Камчатка хөкүмәтендә ашыгыч штаб төзелгән диелә.

Ерак Көнчыгыш транспортта тикшерү идарәсе хәрәкәт куркынычсызлыгы һәм һава транспортын куллану кагыйдәләрен бозу маддәсе белән җинаять эше ачкан. Казага китерү ихтималы булган сәбәпләр арасында һавада юлның начар күренүе, техниканың ватылуы һәм очучылар хатасы сәбәпләре карала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG