Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы вакцинасыз студентларны өйдән торып укытырга киңәш итте


Чит илдән килеп укучыларына вузлар үз хисабына вакцина ясатырга тиеш була.

Русия вузларына COVID-19 вакцинасы ясатмаган студентларын өйдән торып укуга күчерергә киңәш ителде. Бу турыда Русия мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшләре тупланмасында әйтелә дип хәбәр итә ТАСС. Моннан тыш, вузлар чит ил студентларына үз хисабына вакцина ясатырга тиеш була.

"Русиянең һәр аерым субъектында эпидемиология хәлен исәпкә алып, оешмаларга укыту эшчәнлеген электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып оештыру мәслихәт", бу укытуның барлык төр формаларына, коронавирус инфекциясеннән вакцина кадатмаган яки вакциналау медицина ягыннан рөхсәт ителмәгән студентларга кагыла, диелгән министрлык чыгарган документта.

Шулай ук вакцина ясаткан һәм ясатмаган студентлардан имтиханнарны да аерым алырга киңәш ителгән.

Июльдә Казан федераль университетында (КФУ) хезмәткәрләр һәм студентларга коронавирустан мәҗбүри вакцина ясау кертелүе билгеле булды. Вузда эшләүчеләр, укытучылар һәм студентлар 25 августка кадәр КФУда оештырылган махсус урыннарда вакцина кадатырга тиеш диелде. Аннан алда КФУ тулай торагына вакцина кадаткан студентлар гына урнаша ала дигән карар да чыккан иде.

Рәсми мәгълүматка карый, узган тәүлектә Русиядә тагын 22 160 кеше яңа төр коронавирус белән чирли башлаган. 769 кеше үлгән. Пандемия башыннан барлыгы 6 469 910 кешедә COVID-19 рәсман расланган, барлыгы 165 650 кеше бу чирдән үлгән. Татарстанда коронавирус йоктыручыларның рәсми саны 24 меңнән артык дип күрсәтелә, 633 кешенең үлеме рәсман расланган. Узган тәүлектә тагын 50 кешегә әлеге диагноз куелган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG