Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кабулдан Русия һәм башка илләрнең 500 ватандашын эвакуацияли


Кабул һава аланы
Кабул һава аланы

Моның өчен Сембер һава аланыннан дүрт хәрби-транспорт очкычы бүлеп бирелгән.

Русия саклану министрлыгы Әфганстаннан Русия, Украина һәм Күмәк куркынычсызлык килешүе оешмасына (ОДКБ) караган илләрнең (Беларус, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан) ватандашларын эвакуацияләү эшен оештыруы турында хәбәр итте. Моның өчен Сембер һава аланыннан дүрт хәрби-транспорт очкычы бүлеп бирелгән. Чара кысаларында 500дән артык кешене эвакуацияләү ниятләнә, диелә хәбәрдә.

Очкычларда хәрби табиблар һәм шәфкать туташлары бригадалары, эчәргә яраклы су, юрганнар, азык-төлек һәм дарулар бар. Министрлык хәбәрендә Әфганстанга очышларның кайчан башланачагы турында хәбәр ителмәгән. Эвакуацияләү турындагы фәрманны Русия президенты Владимир Путин биргән.

Хәзерге вакытта Әфганстанның барлык территориясе диярлек "Талибан" (Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) хәрәкәте буйсынуында.

Кайбер илләр Кабул һава аланыннан үз ватандашларын һәм алар белән хезмәттәшлек икән әфганлыларны эвакуацияләү эше алып бара. 15 август талиблар Кабулны алганнан соң АКШ һәм аның беректәшләре Әфганстанның башкаласыннан дистәләгән мең кешене алып чыкты.

Тагын ничә кешенең эвакуацияләнәчәге турында төгәл мәгълүмат юк. Талиблар бу чараларга комачауламый, ләкин берничә мәртәбә барлык чит ил хәрбиләренең Кабул һава аланыннан 31 августка кадәр чыгып китәргә тиешлеген искәрттеләр.

Русия хәрби югары уку йортларын тәмамлап Әфганстанда яшәүче бер төркем халык Владимир Путинга үзләрен илдән чыгаруларын сорап ачык хат язган иде. Алар Әфганстанда калган очракта үлем куркынычы янавын әйткән.

Русия тышкы эшләр министрлыгы элегрәк Русия хакимиятендәгеләрнең Әфганстаннан гади халыкны эвакуацияләү өчен очкычлар бирергә әзер булуын хәбәр иткән иде. Тик әфганнарны башка илләргә чыгару шарты белән генә.

Талибан

Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

  • 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
  • Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
  • 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
  • 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
  • 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG