Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлбир Крганов: Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә мәчет мигрантлар өчен түгел, татар-башкорт өчен төзелә


Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

Бер атна элек активистлар мәчет төзелешенә каршы чыкты.

Русия мөселманнары дини җыены рәисе, мөфти Әлбир Крганов Мәскәүдә төзеләчәк мәчет татар һәм башкорт өчен хезмәт итәчәк дип белдерде. Бу хакта ул "Царьград" телеканалының эфирында сөйләде. Тапшыру барышында Коммунарка халкы гыйбадәтханә төзелешенә каршы чыгуы күрсәтелде.

Узган атнада Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә ниятләнгән мәчет төзелешенә каршы мөрәҗәгать барлыкка килде. Анда үзләрен "Коммунарка халкы" дип таныштырган активистлар Русия президенты һәм Тикшерү комитеты җитәкчесеннән гыйбадәтханәне төзетмәүне сорый. Әлеге мөрәҗәгать урыс милләтчеләре төркемнәрендә барлыкка килде. Активистлар бу урынның "мигрантлар геттосы"на әвереләчәген һәм шул рәвешле җинаятьләр артачагын әйтә. Аларча, биредә яшәүчеләрнең төп өлешен "яшь славян гаиләләре" тәшкил итә. "Безне Урта Азия чыгышлы кешеләргә алыштырмагыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөфти Әлбир Крганов исә төзеләчәк мәчет асаба халыкларга хезмәт итәчәк дип белдергән.

— Бу проектта без Мәскәүдә яшәүче берничә йөз мең татар һәм башкортка шартлар тудырырга телибез. Шуңа да без күбрәк мәдәният турында сөйлибез: хатын-кызлар, балалар җыела алсын, музей комплексы эшләсен, — дигән ул.

Крганов Мәскәүдә бары 4 мәчет барлыгын искәрткән. "Мәскәүдә яшәүче җирле мөселманнарга аларның бабалары төзегән мәчеткә керү бик кыен", дип өстәгән ул.

— Безнең илнең мөселман ватандашларына мигрантлар проблемын тагу кирәкми. Алар бүген килә һәм китә. Хәзер аларның саны йөзәр меңгә кимеде. Бездә 25 миллион мөселман яши, ким дигәндә 200 меңе "махсус хәрби операция"дә сугыша, — дигән мөфти.

Әлбир Крганов мәчеттә "татар мәхәлләсе" оештырылачак һәм Украина сугышчылары өчен тернәкләндерү үзәге эшләячәк дип ышандырган.

2023 елның 4 ноябрендә Әлбир Крганов Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә төзеләчәк мәчетнең өлгесе әзер дип белдерде. Гыйбадәтханә Әби патша фәрманы белән билгеләнгән беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемен йөртәчәк. Ул "Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемендәге ислам институты" югары белем бирү оешмасы теркәлүен дә сөйләгән иде. Бу җирлектә дүрт дин — христиан, ислам, буддизм һәм яһүдилек үзәгенең бер өлеше булыр дип көтелә.

Аңа кадәр Әлбир Крганов Русия президенты Владимир Путинның Яңа Мәскәүдә мөселман үзәген булдыру тәкъдимен хуплавын белдерде.

Яңа Мәскәүдә мәчет төзелеше турында сүз ун елдан артык бара. Әмма җирле хакимият бу мәсьәләне хәзергә кадәр сузып килә.

2023 елның язында Мәскәүдә Косино-Ухтомски районында урнашкан Изге күл янында 60 мең кешене сыйдырырдай мәчет төзергә җыенулары турында әйтелде. Март ахырында мәчет төзелеше тирәсендә низаг чыкты. Гыйбадәтханә салуга православ активистлар каршы, алар каршылык чаралары үткәрде. Соңрак мәчет салынмаячагы әйтелде.

Сентябрь азагында Русия президенты Владимир Путин Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән очрашудан соң, Путинның Мәскәүнең Көньяк Бутово районында яңа мәчет төзү фикерен хуплавы турында хәбәр ителде.

Бүгенгә Мәскәүдә рәсми төстә дүрт мәчет эшли. Мөселманнар бәйрәм намазында гына түгел, җомга көннәрендә дә гыйбадәтне урамда кылырга мәҗбүр.

Әлбир Крганов – мөселман дин әһелләре арасында ил хакимиятен һәм Украинадагы сугышны иң нык хуплап чыгыш ясаучыларның берсе. Ул алып барган эшчәнлек Украинаның коррупцияне булдырмау дәүләт агентлыгы белешмәләр базасында "Украинага каршы агрессив сугышны дини оешмалар аша пропагандалау һәм Украинаның чиркәүләр белән бәйле эчке эшләренә тыкшыну" буларак бәяләнгән. Моңа кадәр Азатлык Радиосы Кргановның биографиясен, хезмәт юлын һәм дәүләт оешмалары белән элемтәләрен өйрәнде. Шулай ук аның әйткән сүзләре дин кануннарына никадәр туры килүен, дин тотучы мөселманнарның мәнфәгатьләренә никадәр ярашлы булуын тикшергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG