Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума рәисе Башкортстанның Татарстаннан артта калу сәбәбен атады


Вячеслав Володин
Вячеслав Володин

Аныңча, бу идарә итү моделенә бәйле.

Русия Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин Татарстан белән Башкортстан чагыштырды. Бу хакта ул бүген торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләсенә багышланган парламент утырышында белдерде. Аныңча, ике республика мисалында идарә итү тәҗрибәсен күрсәтергә була.

— Татарстан һәм Башкортстанны алыгыз. 90нчы еллар башында Башкортстанның база мөмкинлекләре зуррак иде. Алар аны кулланмады. Татарстан исә, файдаланды. Моны эшләгән кешеләргә рәхмәт әйтергә генә кирәк. Нәтиҗәдә, бүген алар икътисади яктан көчерәк төбәк — донор төбәк. Башкортстан — реципиент төбәк. Шуңа да без идарә итү моделенә карарга тиеш, — диде ул.

Соңгы ярты елга булган рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстан финанс һәм икътисади яктан Татарстаннан ике тапкырга диярлек калыша. Мәсәлән, Татарстан ел ахырына кадәр эчке төбәк продуктын 5 трлн сумга җиткерергә җыенса, Башкортстан — 2,6 триллионга исәп тота.

Ярты елда Башкортстан үз-үзен ашата алмаучы дотацион республика буларак 164,5 млрд сумлык салым җыйган. Донор республика саналучы Татарстанда, мәсәлән, 710 млрд сум тәшкил итә. Ягъни, Татарстанда 4,3 тапкырга күбрәк салымнар җыела дигән сүз. Шул ук вакытта Башкортстан үз кеременең чирек өлешен генә Мәскәүгә җибәрә, Татарстан — 65-70 процентын.

Икътисад белгече Наталья Зубаревич фикеренчә, Татарстан башка төбәкләр арасында үзенең аерым статусын саклый, ә менә Башкортстан күрше республиканы икътисадның бер өлкәсендә дә куып җитә, хәтта якынлаша да алмаган. Төп сәбәпләрнең берсе — Татарстанның күпкә мөстәкыйльрәк булуында. Нефть, сәнәгать өлкәсе Башкортстан җитәкчелеге кулында түгел, ди ул. Бүгенгә Татарстанның икътисади нигезен тәшкил итүче "Татнефть" ширкәте республика карамагында калса, "Башнефть" ширкәте — федераллар кулында.

Моңа кадәр Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов Башкортстан икътисадының проблемын идарә итү алымнарының начар булуына бәйләп аңлаткан иде. Мәсәлән, Башкортстанда салым ташламалары, Татарстанга караганда, дүрт тапкырга күбрәк бирелгән. Шул ук вакытта Татарстан бюджеты керемнәре ике тапкырга күбрәк булып кала. Аныңча, күпчелек салым ташламалары "Роснефть" карамагындагы "Башнефть"ка бәйле нефть оешмаларга ясалган. Нәтиҗәдә, 2024 елның 8 аенда Башкортстанның табыш салымы 20 процентка кимеп, бары 35,7 млрд сум тәшкил иткән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG