Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туучылар санын арттырырга ниятләүче Русиядә акушерлар җитми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Акушерлык һәм гинекология тармагында эшләүчеләрнең 30 процентка кадәре - 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар диелә.

2023 елда Русиядә "акушерлык һәм гинекология" белгечлекләре белән ординатураны тәмамлаучылар саны нык кимегән. Шул ук вакытта Русия дәүләте алдында демографик проблемнарны хәл итү бурычы тора, дип яза "Коммерсантъ".

Басма Югары икътисад мәктәбенең (НИУ ВШЭ) Статистик тикшеренүләр һәм белемнәр икътисады институты анализы белән танышкан. Институт Росстат, мәгариф министрлыгы, мәгариф һәм фән министрлыгы, федераль казначылык, Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш, ЮНЭСКО белешмәләрен караган.

2022 елдан 2023 елга кадәр ординатура тәмамлаган акушер-гинекологлар саны 1,6 меңнән 1,4 меңгә генә калган, неврологлар саны - 1,2 меңнән - 1 меңгә, терапевтлар - 2 меңнән 1,8 меңгә, теш табиблары-ортопедлар - 1,.2 меңнән 1,1 меңгә.

Дәүләт медицина оешмаларына акушерлык-гинекология өлкәсендә эшләүче 11,5 мең кеше җитми, диелә.

Русия өзлексез һөнәри белем медицина академиясенең акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Наталья Подзолкова сүзләренчә, медицина югары уку йортларын бетерүчеләрнең 30 проценты укып чыккач та беренче өч елда белгечлекләре буенча укымый, чөнки перспектива күрми. Бу тармакта эшләүчеләрнең 30 процентка кадәре - 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар диелә.

  • 2018 елда Русия президенты Владимир Путин туучылар санын арттыра торган программ әзерләргә кушкан иде. Аларга ана капиталы да керде, бу програм 2026 елга кадәр озайтылды. Шулай ук балалары булган ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә айлык пособиеләр кертелде. Әмма 2015 елдан бирле илдә туучылар коэффициенты кимүен дәвам итә.
  • 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре шуны күрсәтте: бер урыс хатынына — 1,4 бала, татар хатынына — 1,6 бала, башкорт хатынына — 1,7 бала туры килә. Бөтен Русия буйлап уртача күрсәткеч бу.
  • 2024 елның гыйнвар-май айларында Татарстанда 14 009 бала дөньяга килгән булса, Башкортстанда 13 789 кеше туган.
  • Моңа кадәр Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.
  • Русиядә түрәләр яшьләрне тизрәк өйләндереп балалар таптыруның яңа юлларын эзли. Хакимиятләр бала табуны арттыру, яшьләрне өйләнештерү мәсьәләләре турында соңгы вакытта еш сөйләшә, төрле тәкъдимнәр дә ясый.
  • Мәсәлән Русиядә 25 яшьтән яшьрәк хатын-кызларга һәр туган баласы өчен 200әр мең сумлык бер тапкыр түләнә торган пособие бирергә телиләр. ЛДПР депутатлары фракция лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә шундый канун өлгесен Русия думасына кертмәкче.
  • Татарстанда балалары туган студентларга торак бирү тәкъдиме яңгырады. Моны тәкъдмим иткән Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец бу чара яшьләр арасында бала табучыларны арттырырга булышачак диде.
  • Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Русия президенты Владимир Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.
  • Татарстан бала хокуклары вәкиле хатын-кызларны бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә дә тәкъдим иткән иде.
  • Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим итте.
  • Русия хакимияте демография хәленең мөшкел икәнен аңлый һәм аны хәл итү өчен төрле чаралар күрергә тырыша. Әмма күп очракта бу проблемны хатын-кызлар җилкәсенә сала. Мәсәлән, бала төшертү турында яңа кануннар чыгара. Бала төшертүне пропагандалау да хәзер җинаятькә тиңләнә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG