Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга БМО баш секретаре Антониу Гутерриш килде


Антониу Гутерриш Казан һава аланында
Антониу Гутерриш Казан һава аланында

БРИКСның соңгы көнендә – 24 октябрьдә Гутерриш Русия президенты Владимир Путин белән очрашыр дип ниятләнә. БМО баш секретаре вәкиле урынбасары Фархан Хак әйтүенчә, Гутерриш саммитта "үзенең Украина белән бәйле яхшы билгеле булган карашларын раслаячак".

Казандагы БРИКС җыенына Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) баш секретаре Антониу Гутерриш килгән. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте җиткерә. Һава аланында аны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм шәһәр мэры Илсур Метшин каршы алган. Кунакны чәк-чәк белән сыйлаганнар.

Гутерришның БРИКСка киләчәге турында октябрь башында ук хәбәрләр булды. Әмма аның бу чарада катнашачагын рәсми рәвештә кичә, 22 октябрьдә генә расладылар.

Җыенның соңгы көнендә – 24 октябрьдә Гутерриш Русия президенты Владимир Путин белән очрашыр дип ниятләнә.

БМО баш секретаре вәкиле урынбасары Фархан Хак әйтүенчә, Гутерриш саммитта "үзенең Украина белән бәйле яхшы билгеле булган карашларын раслаячак".

Хак бу кризис БМО низамнамәсе һәм халыкара хокук нигезендә җайга салынырга тиеш дип санавын әйтә.

Шулай ук Гутерриш Кара диңгездә көймәләр кабат имин йөри башласын өчен "тырышлыгын дәвам итәчәк".

  • БМО баш сәркатибе Украинада мөмкин кадәр тизрәк тынычлык урнаштырырга кирәклеге турында берничә мәртәбә әйтеп килде.
  • Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң ул Русиягә дә, Украинага да килде. Гутерриш арадашчылыгы белән 2022 елның җәендә "ашлык килешүе" төзеделәр, бу Украинага авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә чыгаруны торгызырга булышты.
  • Украина Гутерришның БРИКС җыенына Казанга килүен тәнкыйтьләп чыкты. "БМО баш сәркатибе Украинаның Швейцариядәге беренче глобаль җыенына чакыруны кире какты. Әмма сугыш җинаятьчесе Путинның Казанга чакыруын кабул итте. Бу дөрес сайлау түгел. Ул БМО абруена гына зарар бирә", дип белдерде Украина тышкы эшләр министрлыгы.
  • Казанда БРИКС җыены 22-24 октябрь көннәрендә уза. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, бу Русиядә, шул исәптән Татарстанда иң зур халыкара чара булыр дип көтелә.
  • Татарстан хакимиятләре саммитта 24 ил башлыгы катнашачак дип белдерде. Казанга барлыгы 20 мең кеше килергә тиеш. Төп кунаклар: Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, Иран президенты Мәсүд Пезешкиан, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган булыр дип көтелә. Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд Ибн Салман килмәячәген белдерде. Саммит кысаларында күпсанлы икътисади һәм сәяси мәсьәләләр каралачак.
  • Татарстанның үз тарихында берьюлы моның кадәр дәүләт башлыкларын кабул иткәне юк иде. 2005 елда — Казанның меңъеллыгына — шәһәрдә Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) башлыклары гына җыелды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG