Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebook, Instagram һәм WhatsApp эшчәнлегендә дөнья буйлап проблем чыкты


Интернет кулланучылары Facebook, WhatsApp, Instagram, TikTok, Twitter, Вконтакте һәм башка социаль челтәрләр эшендә проблем булуына зарлана.

Дөнья буйлап дистәләрчә мең интернет кулланучысы Facebook һәм Instagram социаль челтәрләре, WhatsApp мессенджеры эшендә проблемнар чыгуына зарлана. Бу хезмәтләр Facebook ширкәтенә карый. Моның турында мәгълүматны популяр интернет-ресурслар эшчәнлеген күзәткән Downdetector порталы раслый.

Кулланучылар язуынча, бу социаль челтәрләрнең сайтлары һәм кушымталары ачылмый, серверлар белән тоташу юк. WhatsApp кулланучылары хәбәр җибәреп булмавына да зарлана.

Сайтлар һәм кушымталарның эшләмәвенә төрле илләрдә игътибар иткәннәр. Алар арасында Русия, АКШ, Британия, Канада, Нидерланд, Германия, Италия, Франция һәм башка илләр бар.

Instagram кушымтага керүдә проблем булуын раслады. "Безнең кебек үк түзеп торыгыз, без [бу мәсьәләне чишү өчен] эшлибез", диелгән социаль челтәрнең Twitter аккаунтында.

Моннан тыш интернет кулланучылары Twitter, Telegram, TikTok, Snapchat, Facebook Messenger, Вконтакте һәм Google белән Amazon хезмәтләре эшчәнлегендә дә хилафлыклар булуы турында хәбәр итә. Вконтакте матбугат хезмәте исә социаль челтәрнең проблемнар булмавын хәбәр итте.

Социаль челтәрләр эшләмәү сәбәпле IT-ширкәтләреннән торган NASDAQ индексы 2,3 процентка кименгән. Эре IT-ширкәтләр акцияләре бәяләре кимүен күрсәтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG