Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Путинны Глазгодагы климат саммитына килүдән баш тартуы өчен тәнкыйтьләде 


Джо Байден
Джо Байден

Америка президенты сүзләренә Владимир Путин хата ясый. "Аның тундрасы яна. Аның климатка кагылышлы җитди проблемнары бар, ә ул нәрсә дә булса эшләргә теләве турында дәшми" дип белдергән Байден.

АКШ президенты Джо Байден Кытай халык җөмһүрияте рәисе Си Цзиньпинны һәм Русия президенты Владимир Путинны БМОның Глазгода уздырылган климат турындагы конференциясенә (СОР26) килмәүләре өчен тәнкыйтьләгән, аларның климат үзгәрүгә каршы көрәшкә чын күңелдән бирелгән булуына шик белдергән.

Глазгодагы матбугат очрашуында Байден Кытай бөтен дөнья кешеләренә һәм саммитта катнашучыларга йогынты ясый алу мөмкинлеген ычкындырды дип белдергән. АКШ президенты сүзләренә күрә Русия һәм Кытай "Исландиядән Австралиягә кадәр" бөтен дөньяга кагыла торган климат проблемын хәл итүдән читләшкән.

"Ничек шулай эшләргә һәм лидер роленә дәгъва итәргә мөмкин?" дип белдергән Байден Кытай турында сөйләгәндә.

Америка президенты сүзләренә күрә Владимир Путин да шундый ук хата ясый. "Аның тундрасы яна. Аның климатка кагылышлы җитди проблемнары бар, ә ул нәрсә дә булса эшләргә теләве турында дәшми", дип белдергән Байден. Сүз, күрәсең, Русия тайгасындагы куәтле урман янгыннары турында бара.


Си Цзиньпин һәм Владимир Путин БМОның Шотландиядәге Глазго шәһәрендә узган климат турындагы конференциясендә шәхсән катнашудан баш тартты. Кытай лидеры катнашучыларга язмача гариза җибәрде, ә Русия президенты алдан яздырылган мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

Кремльдә Джо Байденның бу сүзенә җавап буларак Калифорниядәге янгыннарны искә төшерде.

"Тундра, чынлап та, яна, ләкин әйдәгез Калифорниядәге, Төркиядәге һәм дөньяның башка илләрендәге урманнарның януы турында да онытмыйк. Бу без каршылашкан климат үзгәрүенең нәтиҗәләре булып тора да инде" дип белдергән әлеге уңайдан Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков.

Аның сүзләренә күрә, Кремльдә Русия климат өлкәсендәге мәсьәләләрдә берни эшләми диюләре белән килешмиләр – Русиянең гамәлләре эзлекле. Шулай ук Песков ике лидер очрашкач, Путинның бу турыда Байденга сөйләргә мөмкинлеге булачагын әйткән.

Кытай – дөньяда атмосфераны углекислоталы газ белән пычратучы иң зур ил, Русия – Кытайдан, АКШтан, Европа берлегеннән һәм Һиндстаннан соң бишенче урында. Климат һәм энергетика карарлары үзәге мәгълүматына күрә дөньяда чыккан парник газларының 26 проценты Кытайга туры килә. Бу калган барлык алга киткән илләр белән чагыштырганда да күбрәк. АКШка – 13 процент, Русиягә 5,6 процент тирәсе туры килә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG