Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантлар аркасында "Аэрофлот" һәм Turkish Airlines халыкара санкцияләргә эләгергә мөмкин


Беларус-Польша чигендә мөһаҗирләр
Беларус-Польша чигендә мөһаҗирләр

Чикләүләрнең Беларустан Европа берлегенә мигрантларны китерүгә катнашы булган физик затлар һәм ширкәтләргә карата кертелү ихтималы бар. Чикләүләр турында Брюссель декабрь башында ук игълан итәргә мөмкин.

Беларус-Польша чигендәге миграцион кризис аркасында Европа берлеге хакимиятләре Русиянең "Аэрофлот" һава ширкәтенә каршы санкцияләр кертү ихтималын карый. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Bloomberg яза. Әлегә бу мәгълүмат рәсми расланмады.

Агентлык әңгәмәдәшенең мәгълүматларына күрә, чикләүләр Беларус җирлегеннән Европа берлегенә мигрантларны китерүгә катнашы булган физик затлар һәм ширкәтләргә карата кертелергә мөмкин.

Санкцияләр Төркиянең Turkish Airlines һава ширкәтенә дә кагылырга мөмкин. Чикләүләр турында Брюссель декабрь башында ук игълан итәргә мөмкин дип белдергән Bloomberg чыганагы.

Алданрак миграцион кризис аркасында "Аэрофлот"ка карата санкцияләр кертелергә мөмкин булуы турында Politico басмасы язган иде. Һава ширкәтләренә карата чикләүләр ихтималы хакында АКШ президенты Джо Байден һәм Европа комиссиясе башлыгы Урсула фон дер Ляйен да фикер алышты.

Беларус белән Польша чигендәге вазгыять 8 ноябрьдә, чиккә Беларус ягыннан Европа берлегенә узарга теләгән берничә мең мигрант килгәннән соң кискенләште. Чик буе сакчылары һәм хәрби хезмәткәрләр канунсыз үтеп чыгарга теләүчеләрне туктата алмады, мигрантлар Кузница торак пункты тирәсендә чатыр лагерь корды.

Рәсми Мински Польшаны мигрантларга карата һумансыз мөнәсәбәттә гаепли, халыкара хокукка ярашлы, Варшава аларны чиктән уздырырга, соңрак сыену урыны бирү мәсьәләсен карарга тиеш дип белдерә.

Европа берлеге Александр Лукашенканы, үзенә каршы кертелгән санкцияләр өчен җавап итеп миграцион кризисны махсус провакацияләүдә һәм меңләгән канунсыз мигрантны Европа берлеге чикләренә чыгаруда гаепли.

Варшава исә качаклар агымы оештыруга Русия президентының катнашы бар дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG