Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кузбасстагы шахтада шартлау корбаннары саны арта


"Листвяжная" шахтасында коткару эшләре
"Листвяжная" шахтасында коткару эшләре

Хакимиятләр тугыз кеше үлеме турында белдерә, берничә дистә кеше җир астында кала бирә.

Кемерово өлкәсенең Белов шәһәрендәге "Листвяжная" күмер шахтасында чәршәмбе кич булган шартлау һәм янгын корбаннары арта. Кемерово өлкәсе хакимияте тугыз кешенең үлүен хәбәр итә, дип яза "Интерфакс".

"Шахтада 49 кеше калган, 15:05 сәгатькә (Мәскәү вакыты белән 11:05) аларның тугызы үле килеш табылды", диелгән төбәк хакимияте хәбәрендә.

Шул ук вакытта ТАСС чыганаклары һәлакәт корбаннарының саны 11гә җитүен хәбәр иткән.

"Листвяжная" шахтасында шартлау 25 ноябрьдә булды. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә күрә, 45 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Төбәкнең Һәлакәтләр медицинасы үзәге белдерүенчә, алар төтен белән агуланган. Ике кеше авыр хәлдә диелә.

Шартлау 250 метр тирәнлектә булган. Ул җиһазларның төзек булмавы яки табигый сәбәпләр аркасында килеп чыккан булырга мөмкин диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG