Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токаев Казакъстандагы вакыйгаларны "дәүләт түнтәрелеше ясарга тырышу" дип атады 


RUSSIA - Russian President Vladimir Putin, right, shakes hands with Kazakhstan President Kassym-Jomart Tokayev prior to meeting of leaders from the Commonwealth of Independent States (CIS) at Konstantin Palace in Strelna, outside St. Petersburg, Russia, T
RUSSIA - Russian President Vladimir Putin, right, shakes hands with Kazakhstan President Kassym-Jomart Tokayev prior to meeting of leaders from the Commonwealth of Independent States (CIS) at Konstantin Palace in Strelna, outside St. Petersburg, Russia, T

Токаев белдерүенчә, тәртипсезлекләрдә чит ил кешеләре дә катнашкан, аларны ул террорчылар дип атады. Тәгаен генә нинди чит илләр турында сүз баруын президент әйтмәде.  

Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев, илдәге соңгы вакыйгаларны - киңкүләм каршылык чаралары вазгыятендә берничә шәһәрдә корал куллану белән башланган һәм кешеләрнең корбан булуына китергән тәртипсезлекләрне, "дәүләт түнтәрелеше ясарга тырышу" дип атады.

Бу хакта ул 10 гыйнварда Күмәк иминлек килешүе оешмасының (ОДКБ) онлайн-саммитында белдерде. Хәзерге вакытта, оешманың хәрби көчләре (аның нигезен Русиянең хәрби хезмәткәрләре алып тора) Токаев үтенече белән Казакъстанда.

Казакъстан президенты түнтәрелеш ясарга тырышучы сәяси көчләрнең кем булуын әйтмәде. Токаев сүзләренчә, "протестлар пәрдәсе артында киңкүләм тәртипсезлекләр дулкыны җәелеп китте, бердәм команда белән дини радикаллар, криминаль элементлар, бандитлар, мародёрлар һәм вак хулиганнар", ә соңыннан "үз сәгатьләрен көтеп торган кораллы каршылык күрсәтүчеләр дә күренә башлады".

Токаев белдерүенчә, тәртипсезлекләрдә чит ил кешеләре дә катнашкан, аларны ул террорчылар дип атады. Тәгаен генә нинди чит илләр турында сүз баруын президент әйтмәде.

Токаев белдерүенчә, хакимиятләр тыныч протест чараларында катнашучыларының таләпләрен, шул исәптән ягулыкка бәяне киметү турындагысын да үтәгән. Президент тыныч чараларны алардан соң килгән тәртипсезлекләр белән бутамаска өндәде.

Аның сүзләренчә, Казакъстандагы гаскәрләр беркайчан да тыныч каршылык күрсәтүчеләргә атмаячак. Токаевның алданрак куәт оешмасы хезмәткәрләренең кисәтмичә атарга хакы бар дигән сүзләрен хокук яклаучылар да, Көнбатыш илләре вәкилләре дә, аерым алганда АКШ дәүләт секретаре дә тәнкыйтьләгән иде.

Казакъстан президенты шулай ук ОДКБ хәрбиләренең килүе түнтәрелеш оештырганнарның ниятләрен бозды, аерым алганда Алматыдагы тәртипне торгызырга булышты дип белдерде. Шулай ук ул ярдәм өчен шәхсән Русия президенты Владимир Путинга рәхмәт әйтте.

Токаев тәртипсезлекләр барышында куәт оешмаларының 16 хезмәткәре һәлак булуын раслады. Гади халык арасында үлүчеләр санын әйтмәде, бу хактагы белешмәләр тәгаенләштерелә диде.

Үз чыгышында Путин Казакъстанга куркынычны тыныч протестларда катнашучылар түгел, коралланган затлар тудырды дип белдерде. Шул ук вакытта ул "мәйдан" турында тискәре итеп искә алды, "тәртипсезлекләрдә "мәйдан"нан билгеле булган мәгълүмати-куәт ярдәме технологияләре кулланылды" диде. Нәрсәне күз уңында тотуын Русия президенты хәбәр итмәде. Путин шулай ук ОДКБ илләренең үзләрендә "төсле революцияләр"гә юл куймаячагын әйтте һәм ниндидер "тышкы тыкшыну" турында телгә алды.


Русия президенты сүзләренчә, ОДКБның хәрби көчләре Казакъстанда чикле бер вакытка кадәр калачак, соңрак чыгарылачак.

ОДКБга Русия, Казакъстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Беларус һәм Таҗикстан керә. 5 гыйнвар кичендә, хөкүмәт көчләре Казакъстанның иң эре шәһәре Алматыда идарәне югалта башлаганнан соң, Токаев ОДКБ илләреннән ярдәм сорады.

Шәһәрдә кораллы кешеләр катнашында талаулар һәм мародёрлыклар башланды.
Моңа нигездә социаль-икътисади таләпләре булган киңкүләм каршылыклар сәбәпче булды. Каршылыклар вазгыятендә тәртипсезлекләр ничек башланган, аны кем оештырган, кораллы кешеләр кем булган - әлегә төгәл билгеле түгел.
Казакъстан хакимиятләре рәсми рәвештә ниндидер хәзерлекле, тыштан кертелгән террорчылар турында белдерде.

Шул ук вакытта Милли иминлек комитетының элеккеге җитәкчесе Кәрим Масимов тоткарланды, элеккеге президент Нурсолтан Назарбаевка якын булган затлар вазифаларыннан алынды, ә Назарбаев үзе, вәкиле әйтүенчә, үз теләге белән Иминлек шурасы башлыгы вазифасыннан китте, аның урынын Токаев алды.

2 гыйнварда илнең көнбатышындагы Җаңаөзен шәһәрендә сыекланган газга бәяләрнең ике кат артуына каршы каршылык чаралары башланды.

Демонстрантларны илнең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр дә хуплады. Башта кешеләр бәяләрнең кисәк артуына канәгатьсезлек белдерде, әмма акрынлап чараларда катнашучылар сәяси таләпләр белән дә, шул исәптән хөкүмәтне отставкага җибәрүләрен таләп итеп тә чыгыш ясый башлады.

5 гыйнварда Алматыда тәртипсезлекләр башланды, билгесез затлар төркеме шәһәр акиматының бинасын һәм һава аланын штурмлап, ут төртте.

Эшкуарлык объектларын, банк бүлекчәләрен киңкүләм талаулар һәм хакимият биналарын штурмлау башланды. Моңа охшаш вакыйгалар башка шәһәрләрдә дә, нигездә илнең көньягында үтте.

Хәзер Казакъстан хакимиятләре вазгыятьне контрольгә алуы турында белдерә.
"Төсле инкыйлаблар" дип, демократик шигарьләр белән киңкүләм урам протестлары уздыру нәтиҗәсендә, хакимиятне алыштыруны атыйлар.

Заманында мондый "революцияләр" Сербиядә, Грузиядә, Украинада булды.
Русия хакимиятләре мондый вакыйгаларга кискен тискәре мөнәсәбәттә, алар АКШ һәм Көнбатышны бу вакыйгаларны оештыруда, шулай ук Русиянең үзендә дә "төсле инкыйлаб" әзерләүдә гаепли.

Соңгы елларда киңкүләм протестлар нәтиҗәсендә Әрмәнстан һәм Кыргызстанда да хакимият алышынды, бу илләр Русиянең ОДКБ ягыннан беректәшләре.
Шулай да Мәскәүдә бу вакыйгаларны "төсле инкыйлаб" дип санамыйлар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG