Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның элекке экология министры Әгъләм Садретдинов 8 ел колония җәзасына хөкем ителде


Әгъләм Садретдинов мәхкәмәдә
Әгъләм Садретдинов мәхкәмәдә

Ул яллап кеше үтертүдә гаепле дип табылды.

Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе Буа районының элеккеге башлыгы һәм Татарстанның элеккеге экология министры Әгъләм Садретдиновны сигез елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

Аны яллап кеше үтертүдә гаепле дип тапканнар, ришвәтчелекнең дүрт эпизоды нигезендәге гаепләүләрдә исә мәхкәмә аны тулысынча аклаган, дип яза "Коммерсантъ".

Тикшерүчеләр фаразынча, 2003 елның июлендә Әгъләм Садретдинов үзенә карата төрле оешмаларга еш зарланган Буа җәмәгать активисты Рәшит Садыйковны үтерүне оештырган. Тикшерү фаразынча, Садретдинов Казанның "Кварталлар" җинаять төркеме әгъзаларына 180 мең сум түләгән, алар Садыйковны Буадагы үз өенең бусагасында утлы коралдан атып үтергән.

2010 елда бу эшнең башкаручысы һәм арадашчысы Югары мәхкәмә тарафыннан хөкем ителеп, озак елларга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Декабрьдә Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров сак астына алынган иде. Ул үзе Алабуга мэры булып торган вакытта Алабугадагы эшмәкәр Айдар Исрафиловны үтерүне оештыруда шикләнелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG