Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үлем белән очрашу авыр" — онкология хастаханәсендә эшләүче шәфкать туташы


Эльвина Хөсәенова
Эльвина Хөсәенова

4 февраль — Халыкара яман шешкә каршы көрәш көне. Ел саен бу көн уңаеннан авыручылар, чир белән көрәшүчеләр турында сөйләшәбез, хастаханәләрдә барган хәлләрне күзәтеп материаллар тәкъдим итәбез. Бу юлы республика онкология диспансерында эшләүче шәфкать туташы уйланулары, күзәтүләре белән бүлешәбез.

Эльвина Хөсәенова Татарстанның онкология диспансерында дүрт ел дәвамында операция бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Бу вакыт аралагында йөрәк аша чирленең зарын уздырмаска, шул ук вакытта кешелеклекне саклап калуга да өйрәнергә туры килгән аңа. Чир, көрәш, үлем, медицина хезмәткәрләренә мөнәсәбәт, хезмәт хаклары, төннәр буе кизүдә торулар, операция вакытында бер такым булып кеше гомере өчен көрәшү турында сөйләде ул.

Эльвина укуны бетереп Республика клиник хастаханәсенә эләгү турында хыяллана, әмма килеп чыкмаган, урыннар аз булганга күрә башка җирдә урын эзләргә туры килгән. Очраклы рәвештә ул онкодиспансерга килеп эләккән.

"Чыгарылыш практикасына ук бар студентлар РКБга чиратка баса, анда эләгү мәртәбәле дип санала, мин дә шунда барырга дип хыялландым, әмма эләгә алмадым. Берничә вариант калды, шулар арасында онкодиспансер бар иде, аларда шәфкать туташларына вакансияләр ачык иде. Сайлау мөмкинлеге әллә ни булмагач, шунда бардым, урнаштым. Халык арасында бу хастаханә турында төрлечә сөйлиләр, үлем урыны дигән даны бар. Башта, әйе, курку бар иде. Эшемне ничек башкарырмын дигән шикләр күп булды. Мин операция бүлегенә урнаштым, ә анда эшләүнең үз үзенчәлекләре, кыенлыклары бар. Палата шәфкать туташларында үз нечкәлекләре, бездә дә андый нюанслар җитәрлек. Операция икән, барысы да 100 процентлы төгәллек белән башкарылырга тиеш.

Чирләр күп, кешеләрнең барысы да тормыш өчен көрәшә, кемдер бик авыр хәлдә була, аларга карыйсың да йөрәк сыкрый

Икенчедән, психологик яктан үзеңне җыю, хәтта җиңү кирәк. Чирләр күп, кешеләрнең барысы да тормыш өчен көрәшә, кемдер бик авыр хәлдә була, аларга карыйсың да йөрәк сыкрый. Өйгә кайтасың – хәл юк. Кешене, аның язмышы турында уйлыйсың, әле бер пациент күз алдына килеп баса, әле икенчесе. "Тукта, болай булмый, бу рәвешле барысын да күңелгә алу эшкә комачаулый" дип үземне кулга алдым. Хәзер эшкә киләм – өйдәгесен онытам. Хастаханәдән чыгам – бөтен хисләрне, уйларны шунда калдырам. Бу тәҗрибә вакыт белән килә", дип сөйли Эльвина.

Шәфкать туташының эш көне иртәнге 7дә башлана. Атнаның биш көне шулай уза. Кайчак кизүләргә дә калырга туры килә. Көндез дә, төнлә дә "неотложка" белән авыруларны алып киләләр. Дүрт ел эчендә аз йокларга һәм уяу булырга өйрәнелгән ди Эльвина. Кайчак үзеңне солдат кебек хис итәсең, җитез булырга кирәк, ялгышырга ярамый. Көн саен эштә табиблар һәм шәфкать туташлары такымы берничә операция ясый.

Эльвина Хөсәенова
Эльвина Хөсәенова

"Көн саен операция. Бу – табибларга да, шәфкать туташларына да зур стресс. Кайчак бишәү була алар, кайчак сигез яки ун операция дә була ала. Операцияне гомумән җиңел дип әйтеп булмый, төрлесе була. Ел саен авыручылар саны арта. Мин моны үз күзәтүләрем буенча да, табибларның үзара сөйләшүеннән дә ишетеп әйтәм. Еш кына алар, теге яки бу яман шеш, гадәттә, өлкәннәрдә генә була иде, хәзер бу диагноз яшәрде, дип сүз каталар бер-берсенә. Операция өстәлендә яшьләр күп. Мин, операция бүлеге шәфкать туташы буларак төрле табибларга булышам, алар кешенең төрле шешләрен кисеп алу операцияләрен башкара. Операция өстәленә иң еш килеп ятучылар – хатын-кызлар. Аларның йә күкрәктә шеш, йә гинекология нигезендә яман шеш белән авыручылар. Хатыннарның "популяр" диагнозы шушылар. Япь-яшь, матур хатын-кызлар, чәчәк аткан чаклары. Эшкә килү белән операция алдыннан кемнәргә операция ясалачагын документлар аша карап чыгам, кайчак минем яшьтәге кызлар да була. Үзем документлар тутырам, үзем барысы да яхшы булсын, терелеп чыгыгыз дип эчтән теләк телим.

Ирләр дә, егетләр дә, хатын-кызларны хастаханәдән терелеп чыгуын көтүче туганнары, якыннары бар. Иманым камил, барлык табиблар да шулай уйлап эш итә. Операция уңышлы булуын теләп һәрберебез үзенчә Аллаһка дога кылабыз да эшкә тотынабыз. Могҗиза, Аллаһ ярдәме бик кирәк, чөнки операция вакытында төрлесе барлыкка килә ала. Сценарий үзгәрә дә куя. Шул чакта медицина такымында аек акыл, тиз реакция, төгәллек таләп ителә", дип фикерләре белән уртаклаша Эльвина.

Шәфкать туташы пациентларга никадәр ерак тору хәерле дип санаса да, бу мөмкин эш түгел, ди. Барыбер кемдер күңелгә кереп кала, тәэсир итә ди Эльвина.

Пациентларның язмышлары белән кызыксынмаска тырышсам да, килеп чыкмый ул

"Шөкер, дүрт ел дәверендә әлегә операция өстәлендә җан биргән кеше булмады. Дөрес, бу барлык кешеләр дә исән кала, терелеп чыга дигән сүз түгел. Кызганыч, әмма кырыс чынбарлык шундый. Операциядән соң реанимациядә яткан вакытта кеше уяна алдымы, хәле ничек дип сорап торабыз. Операция уңышлы да узарга мөмкин, әмма аннары рецидив та була ала. Соңыннан гомерләре өзелгән пациентлар бар. Кайберләре күңелдә нык уелып кала. Саркома диагнозы белән бер егет бар иде. Үзе яшь, үзе чибәр. Уң аягы киселгән иде аның. Әмма шеш тагын азып өскә менә башлаган. Ашыгыч рәвештә, "неотложка" белән алып килделәр аны. Операциядән соң берничә көннән соң өзелде ул. Шулкадәр җәл иде ул егет. Пациентларның язмышлары белән кызыксынмаска тырышсам да, килеп чыкмый ул. Ник иртәрәк ярдәм сорамаган икән, иртәрәк килсә, ярдәм итеп булыр иде дип тә уйлыйсың. Үкенәсең, терсәкне генә тешләп булмый шул.

Туганнары ничек кичерә, ничек яши алар дигән уйлар да була. Мин аларны бик нык аңлыйм, чөнки үземнең әниемә яман шеш диагнозын куйдылар. Һәм моны кабул итү бик авыр. Без дә соң мөрәҗәгать иттек. Әни икенче тапкыр химия терапиясе узды. Медицина хезмәткәрләренең барысы да үз кулында дип уйлау дөрес түгел, мин дә менә әниемне барлык чиратларда тордым, көттем, барлык хәлләрне бергә уздык. Кеше чыннан да күп һәм чиратсыз керүне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Табиблар барысына да ярдәм итәргә тырыша. Шөкер, диспансерда барлык җиһазлар да яхшы, табиблар да профессионаллар, даруларга кытлык булганын һәм аларны пациентлардан сатып алдыртуны күргәнем булмады", ди ул.

Эльвина медицина системына зарланмый, әмма медицина хезмәткәрләренә карата мөнәсәбәт нигездә дөрес түгел дип саный.

Табиблар чынында күп түгел, аларны күз карасыдай саклыйсы

"Табиблар чынында күп түгел, аларны күз карасыдай саклыйсы. Без болай да санаулы. Пандемия вакытында барыбыз да ныклап сакландык, чөнки беребез авырып китсә, операциягә чиратын көтеп ятучы күпме кеше ярдәмсез кала. Без андый куркыныч барлыгын беләбез. Әлеге вакытта да кат-кат фильтр аша узабыз, никадәр бездә җаваплылык булганын җитәкче табибларыбыз да аңлатып тора.

Җиһазлар барысы да заманча, аларны куллана белүче белгечләр бар, әмма дәүләтнең табибларга карата мөнәсәбәте яхшырса, хәерлерәк булыр иде. Алар барысы да мәрхәмәтлек ияләре, бернигә дә карамастан кеше гомере өчен көрәшүчеләр. Эш шартларына зарланмыйм, эшемне яратам, әмма хезмәт хаклары лаеклы булырга тиеш. Дәүләтнең йөзе табибларга һәм педагогларга карата мөнәсәбәттә ачыклана. Әлегә бу өлкәләр игътибар читендә кала", ди Эльвина.

Яман шеш турында фактлар

  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына караганда, 2021 елда республикада үлемнәр саны 11,5%ка арткан. Яман шеш үлемнәрнең төп сәбәпләреннән санала. Рәсми мәгълүматка күрә, узган ел республикада үлүчеләрнең 11,3%ы яман шештән үлгән.
  • Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына караганда, яман шештән үлү очракларының өчтән бер өлеше тәмәке тарту, симерү, хәмер эчү, яшелчә-җимешләрне әз ашау һәм хәрәкәтләнү җитмәү белән бәйле.
  • Түбән һәм уртача керемле илләрдә яман шешнең 30 проценты онкологиягә китерүче инфекцияләр: гепатит һәм кешедә папиллома вирусы аркасында килеп чыга.
  • Бүгенге көнгә яман шеш авыруларының 30-50 процентын кисәтеп була. Моның өчен яман шешкә китерергә мөмкин куркыныч факторларны киметү һәм фәнни нигезле профилактика стратегияләрен кулланырга кирәк. Иртә ачыкланганда һәм тиешле дәва бирелгәндә яман шешнең күп төрләреннән котылып була.
  • 2020 елда яман шешнең дөньяда иң киң таралгаган төре - ул сөт бизе шеше. Икенче һәм өченче урында үпкә яман шеше һәм юан һәм туры эчәк шеше. Ә үлемгә китерүче яман шеш төрләре арасында беренче урында үпкә шеше, икенчедә — юан һәм туры эчәк, өченчедә бавыр шеше тора.
  • Русиянең баш онкологы Андрей Карпин сүзләренчә, коронавирус йоктыручылар арту сәбәпле план буенча тикшерүләрне, диспансеризацияне туктатып тору яман шеш белән авыручылар артуына китерергә мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG