Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембай хастаханәсенең 3 фельдшеры эшеннән алынган


Эштән куылган Рамил Рәҗәпов
Эштән куылган Рамил Рәҗәпов

Моңа кадәр хезмәткәрләр “итальянча эш ташлау”ны башлаган иде. Алар бригадаларны тулы составта эшләтүне, өстәмә эш өчен түләүне арттыруны сораган иде.

5 февральдә Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәтеннән өч фельдшер эшеннән алынган. Бу хакта "Действие" медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге хәбәр итә.

Берлек язуынча, Вера Высогорец һәм Альбина Абдрахманова ял көне эшкә чыкмаган өчен эштән алынган. Бер көн алдан Ишембай хастаханәсе баш табибы ял көне эшләү турында карар чыгарган булган, ләкин документны "Русия почтасы" аша җибәргән. Нәтиҗәдә, фельдшерларга боерык вакытында килеп җитмәгән. Шуңа күрә алар ял көне эшләргә тиеш булуларын белми калганнар.

Фельдшер Рамил Рәҗәпов төнге смена вакытында авыруларга дефибрилляторсыз барган өчен эштән куылган. Ул стационар җиһазның зарядка җыеп бүлмәдә калуын, үзе күчмә дефибриллятор куллануын белдергән.

"Мин язмача аңлатма язудан баш тартмыйм дип берничә тапкыр әйттем. Шулай да мине, Вера, Альбинаны алдан әзерләнгән боерык белән таныштыра башладылар", дигән Рәҗәпов. Аның сүзләрен һөнәр берлеге китерә.

"Действие" профсоюзы рәистәше Андрей Коновалов фельдшерларның эштән куылуын канунсыз дип белдерде.

"Хезмәт кодексының 113нче маддәсендәге 2нче бүлек нигезендә, ял көннәрендә эшкә җәлеп итү өчен хезмәткәрләрнең язмача ризалыгы булырга тиеш. Әгәр дә гадәттән тыш хәл игълан ителгән булса, эш белән тәэмин итүче хезмәткәрләрен боерык белән таныштырып имза алырга тиеш иде. Почта аша боерыкны җибәрү һәм аның вакытында килеп җитмәвен алдан белеп тору – бу махсус зыян салу яисә эшкә салкынча карау булып санала", ди ул.

"Действие" һөнәр берлеге өч фельдшерның эшкә кайтарылуын сорап хат юллаган һәм прокуратурага шикаять иткән.

4 февральдә Ишембай ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре "итальянча эш ташлауны" өлешчә башлаган иде. Фельдшер Вера Высокогорец хезмәткәрләр берьюлы ике эштә эшләүдән баш тартуын, әмма чакыруларга тулы булмаган бригадаларда чыгып китүне дәвам итүләрен белдергән иде.

Алданрак Башкортстанның Ишембай районы хастаханәсе хезмәткәрләре, болай башка эшләп булмый дип, эш шартларына, хезмәт хакларына риза булмыйча Русия президенты Владимир Путин, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга мөрәҗәгать язган иде.

Хатны 45 кеше имзалады, аларның күпчелеге – Ишембай шәһәре һәм район халкына хезмәт күрсәткән ашыгыч ярдәм фельдшерлары һәм шәфкать туташлары.

Медицина хезмәткәрләре "итальянча эш ташлау" белән янады – алар бары тик канунда каралган кагыйдәләр һәм нормативлар нигезендә генә эшләячәген әйтте. Мөрәҗәгать авторлары бригадалар һәм хезмәткәрләр санын арттыруны, бригадаларны тулы составта эшләтүне, ә хезмәткәрләрне җыю барышында, тулы булмаган бригадаларда өстәмә эшләр башкарганнары өчен, өстәмә түләү бирүне кертүләрен таләп итте.

2 февральдә алар коронавирус сәбәпле "эш ташлау"ны туктатып торуларын белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG