Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембай хастаханәсенең өч фельдшеры эштән алынганнан соң, "Действие" активистлары прокуратурага мөрәҗәгать иткән 


Рамил Рәҗәпов
Рамил Рәҗәпов

Активистлар очрашу уздырган һәм уртак карарга килгән: әгәр һөнәри берләшмәнең башка хезмәткәрләрен дә эштән җибәрергә тырышсалар, калганнар да үз теләкләре белән эштән китәчәк. 

Башкортстандагы Ишембай район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенең өч хезмәткәре эштән җибәрелгәннән соң, "Действие" һөнәри берләшмәсе активистлары прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта "Эхо Москвы"га һөнәри берләшмәнең Ишембай хастаханәсендәге комитет җитәкчесе Рамил Рәҗәпов сөйләгән. Активистлар хастаханә җитәкчелеге гамәлләренә прокурор тикшерүе уздыруны сораган.

Алар фельдшерларны эштән җибәрүләрен –"куркыту акты" дип, ә эштән алу процедурасын гамәлдәге кануннарны бозып башкарылган дип саный, дигән Рәҗәпов.

Аның сүзләренчә, Ишембай хастаханәсенең чакыруларга йөри торган ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең 99 проценты "Действие" һөнәри берләшмәсендә тора. 6 февральдә активистлар очрашу уздырган һәм уртак карарга килгән: әгәр һөнәри берләшмәнең башка хезмәткәрләрен дә эштән җибәрергә тырышсалар, калганнар да үз теләкләре белән эштән китәчәк.

5 февральдә Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәтеннән өч фельдшер эшеннән алынган иде.

Вера Высогорец һәм Альбина Абдрахманова ял көне эшкә чыкмаган өчен эштән алынган. Бер көн алдан Ишембай хастаханәсе баш табибы ял көне эшләү турында карар чыгарган булган, ләкин документны "Русия почтасы" аша җибәргән. Нәтиҗәдә, фельдшерларга боерык вакытында килеп җитмәгән. Шуңа күрә алар ял көне эшләргә тиеш булуларын белми калганнар.

Фельдшер Рамил Рәҗәпов төнге смена вакытында авыруларга дефибрилляторсыз барган өчен, "эш бирүче тарафыннан үзенә карата ышанычны югалту өчен нигезләр биргән гамәлләр кылуы сәбәпле" эштән чыгарылган. Ул стационар җиһазның зарядка җыеп бүлмәдә калуын, үзе күчмә дефибриллятор куллануын белдергән.

4 февральдә Ишембай ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өлешчә "итальянча эш ташлауны" башлаган иде. Фельдшер Вера Высокогорец хезмәткәрләр берьюлы ике эштә эшләүдән баш тартуын, әмма чакыруларга тулы булмаган бригадаларда чыгып китүне дәвам итүләрен белдерде.

Алданрак, гыйнвар аенда Башкортстанның Ишембай районы хастаханәсе хезмәткәрләре, болай башка эшләп булмый дип, эш шартларына, хезмәт хакларына риза булмыйча Русия президенты Владимир Путин, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга мөрәҗәгать язган иде.

Хатны 45 кеше имзалады, аларның күпчелеге – Ишембай шәһәре һәм район халкына хезмәт күрсәткән ашыгыч ярдәм фельдшерлары һәм шәфкать туташлары.

Медицина хезмәткәрләре "итальянча эш ташлау" белән янады – алар бары тик канунда каралган кагыйдәләр һәм нормативлар нигезендә генә эшләячәген әйтте. Мөрәҗәгать авторлары бригадалар һәм хезмәткәрләр санын арттыруны, бригадаларны тулы составта эшләтүне, ә хезмәткәрләрне җыю барышында, тулы булмаган бригадаларда өстәмә эшләр башкарганнары өчен, өстәмә түләү бирүне кертүләрен таләп итте.

2 февральдә алар коронавирус сәбәпле "эш ташлау"ны туктатып торуларын белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG