Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннар Ишембай хастаханәсенең эштән алынган ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен яклап петиция чыгарган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар фельдшерларны эш урыннарында кабат торгызуны таләп итә.Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә шундый ук таләп белән чыкты, алар күмәк рәвештә эштән китәчәген белдерде.

Башкортстанда яшәүчеләр Ишембай район хастаханәсенең эштән җибәрелгән ашыгыч ярдәм фельдшерларын эш урыннарында кабат торгызуларын таләп итеп, петиция чыгарган. Имзалар җыю 8 февральдә башланган. Петициянең авторы – активист Идел Гомәров, ул республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелнинга һәм төбәк башлыгы Радий Хәбировка аталган.

Хәзерге вакытка change.org сайтындагы петицияне меңнән артык кеше имзалаган. "Коммерсантъ"ның "Действие" һөнәри берләшмәсенә сылтама белән биргән хәбәренә күрә, әгәр хастаханә җитәкчелеге алданрак эштән җибәргән медицина хезмәткәрләрен кабат эшкә алмаса, Ишембай районы хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары, табиблары һәм машина йөртүчеләре дә күмәк рәвештә эштән китү турында гариза язарга әзер. Медицина хезмәткәрләренең "Действие " һөнәри берләшмәсе бу хакта видеомөрәҗәгать чыгарган. Видеода фельдшер Екатерина Николаева эштән азат ителгән Рамил Рәҗәповны, Вера Высогорецны һәм Альбина Абдрахманованы ашыгыч ярдәм коллективы "чиксез хуплавын" белдерә һәм хастаханә җитәкчелегеннән аларны эштән җибәрү турындагы гаризаларны гамәлдән чыгаруны таләп итә.

Эштән җибәрелгән фельдшерларны "Гадел Русия" фиркасе башлыгы Сергей Миронов та яклап чыкты, ул аларны кабат эш урыннарында торгызуны таләп итте. Миронов республиканың һәм Русиянең сәламәтлек саклау министрлыкларына депутат мөрәҗәгатьләре юллаячагын әйтте. "Гадел Русия" башлыгы фикеренчә, сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге, өстәмә эш өчен акча түләүне таләп иткән фельдшерларны эштән җибәрүләрен тикшерергә тиеш. Аның әйтүенчә, пандемия вакытында медицина хезмәткәрләрендә экономияләү һәм аларны санга санамау – оятсызлык кына түгел, ә җинаять тә.

5 февральдә Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәтеннән өч фельдшер эшеннән алынган иде. Вера Высогорец һәм Альбина Абдрахманова ял көне эшкә чыкмаган өчен эштән алынган. Бер көн алдан Ишембай хастаханәсе баш табибы ял көне эшләү турында карар чыгарган булган, ләкин документны "Русия почтасы" аша җибәргән. Нәтиҗәдә, фельдшерларга боерык вакытында килеп җитмәгән. Шуңа күрә алар ял көне эшләргә тиеш булуларын белми калганнар.

Фельдшер Рамил Рәҗәпов төнге смена вакытында авыруларга дефибрилляторсыз барган өчен, "эш бирүче тарафыннан үзенә карата ышанычны югалту өчен нигезләр биргән гамәлләр кылуы сәбәпле" эштән чыгарылган. Ул стационар җиһазның зарядка җыеп бүлмәдә калуын, үзе күчмә дефибриллятор куллануын белдергән. Алданрак, гыйнвар аенда Башкортстанның Ишембай районы хастаханәсе хезмәткәрләре, болай башка эшләп булмый дип, эш шартларына, хезмәт хакларына риза булмыйча Русия президенты Владимир Путин, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга мөрәҗәгать язган иде.

4 февральдә Ишембай ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өлешчә "итальянча эш ташлауны" башлады. Фельдшер Вера Высокогорец хезмәткәрләр берьюлы ике эштә эшләүдән баш тартуын, әмма чакыруларга тулы булмаган бригадаларда чыгып китүне дәвам итүләрен белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG