Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның хезмәт инспекциясе Ишембай хастаханәсенең фельдшерлары эштән канунсыз җибәрелгән дип тапкан


Рамил Рәҗәпов
Рамил Рәҗәпов

Әлеге эштән җибәрү турындагы боерыкларны гамәлдән чыгарырга кушылган.

Ишембай район хастаханәсе фельдшерлары Рамил Рәҗәпов, Вера Высогорец һәм Альбина Абдрахманованы эштән җибәрүләре – канунсыз һәм хокуксыз.
Бу хактагы хәбәр 10 февральдә Башкортстанның дәүләт хезмәт инспекциясе сайтында чыкты.

Инспекция тикшерүе ачыклавынча, 4 февральдә район хастаханәсенең баш табибы Валерий Шапочкин алмашлап эшләүнең өстәмә графигын раслаган, моны ул һөнәри берләшмә белән килештермичә һәм ким дигәндә бер ай алдан хезмәткәрләрне таныштырмыйча эшләгән, шул рәвешле Хезмәт кодексының 103нче маддәсен бозган.

Тикшерү барышында эш бирүче тараф Высогорец һәм Абдрахмановага эшкә чыгарга кирәк булуы турында почта аша 4 февраль кичендә җибәрелгән хатларны күрсәткән.

Хатларның адресатларына тапшырылуы факты юк. Әмма икенче көнне баш табиб хезмәт килешүләрен өзү турындагы боерыкларны имзалаган һәм Хезмәт кодексының 193нче маддәсен бозган.

"Ышанычны югалту" турындагы маддә нигезендә эштән алынган Рамил Рәҗәповка килгәндә, бу маддә бары тик "акчалата яки тауар кыйммәтләренә" хезмәт күрсәтүчеләргә генә, ягъни материаль яктан җаваплы булганнарга гына кулланыла ала, фельдшерга исә бу кагылмый.

Шул рәвешле, эш бирүче тәкъдиме белән хезмәт мөнәсәбәтләрен бетерү турындагы өч боерыкны да Дәүләт хезмәт инспекциясе хокуксыз дип, ә хезмәткәрләрне болай итеп эштән җибәрүне – канунсыз дип тапкан.

Тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, Ишембай район хастаханәсенә әлеге боерыкларны гамәлдән чыгарырга кушылган.

6 февральдә, "итальянча эш ташлау"ны башлаганнан соң, Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче өч фельдшерын эштән җибәргәннәр иде.

Ишембай ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре "итальянча эш ташлауны" өлешчә 4 февральдә башлаган иде. Фельдшер Вера Высокогорец хезмәткәрләр берьюлы ике эштә эшләүдән баш тартуын, әмма чакыруларга тулы булмаган бригадаларда чыгып китүне дәвам итүләрен белдергән иде.

Шулай ук 9 февральдә Ишембай район хастаханәсендә табиб Ләлә Рәхмәтуллинаны һәм тагын ике фельдшерны эштән алулары билгеле булды. "Действие" медицина хезмәткәрләре һөнәри берләшмәсенең Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Антон Орлов сүзләренчә, хезмәткәрләр үз теләкләре белән эштән киткән.

Русия сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һөнәри берләшмәсенең Башкортстандагы республика оешмасы, төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы белән, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр билгеләү турында сөйләшүләр башлавы турында белдерде.

Шулай да, Ишембай район хастаханәсенең эштән алынган хезмәткәрләренә эштә торгызылырга ярдәм итүдән баш тарттылар.

Кичә ашыгыч ярдәмнең Ишембай хастаханәсе составыннан чыгарулары билгеле булды.

9 февральдә Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләр дә, киләчәктә Стәрлетамак шәһәренең ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм станциясе базасында районара ашыгыч ярдәм бүлекчәсе булдыру белән бәйле рәвештә, штат кыскартылуы турында кисәтүләр алганнар.

Икенче бер боерыкта әйтелгәнчә, Ишембай район хастаханәсе ашыгыч ярдәм күрсәтүне 2022 елның 16 маена туктатырга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG