Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Русия һава ширкәтләрен алмаш детальләр белән тәэмин итмәячәк 


Русия детальләр сатып алу өчен башка базарлар эзләргә ниятли, мәсәлән Һиндстан һәм Төркиядә.  

Кытай Русиянең һава ширкәтләрен алмаш детальләр белән тәэмин итүдән баш тарткан. Бу хакта очкычларга техник хезмәт күрсәтү очрашуында Росавиация вәкиле Валерий Кудинов хәбәр иткән, дип яза "РИА Новости".

Русия детальләр сатып алу өчен башка базарлар эзләргә ниятли, мәсәлән Һиндстан һәм Төркиядә.

Шулай ук Русиядәге һава ширкәтләре, лизинг бирүчеләргә очкычларның бер өлешен кайтарырга ниятли, дип хәбәр ителде, бу хакта ТАСС язды.

Тагын 180 очкыч, шул исәптән "Аэрофлот", "Победа" һәм Utair ширкәтләренең очкычлары чит ил реестрларыннан Русия реестрына күчерелгән.

Росавиация Русия очкычлары белән бәйле вазгыять һәм илгә каршы кертелгән чикләүләр билетларның бәясенә йогынты ясамаячак, дип ышандыра.

Шул ук вакытта Мәскәүнең Шереметьево һава аланы бу вазгыятьтә вакытлыча D терминалын ябып тора. Ул ябылганнан соң, ике терминал гына эшләячәк.
F терминалында реконструкция бара, Е терминалын пандемиядә үк япканнар иде. Эчке очышлар өчен В һәм халыкара очышлар өчен С терминалы эшләвен дәвам итәчәк.

Һава аланының терминалны ничәсеннән һәм күпмегә ябуы билгеле түгел. Һава ширкәтләренә чит илгә рейсларны туктатырга Росавиация киңәш иткән иде. Украинага сугыш башлагач, Русиягә каршы кертелгән санкцияләр аркасында, очкычларга чит илдә арест салынырга мөмкин дип хәбәр ителә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG