Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Русия сугыш башлаганнан соң, 50 көн эчендә Украинадан биш миллионлап кеше киткән


Сугыштан качучыларның 90 проценты – хатын-кызлар һәм балалар, чөнки гаскәргә чакырылу яшендә булган ирләргә Украинадан китү тыелган диелә.

БМОның качаклар эше агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Украинага сугыш башлаганнан соң, 50 көн эчендә Украинадан биш миллионлап кеше күчеп киткән.

14 апрельдә БМО югары комиссарының качаклар эше идарәсе чыгарган яңа статистикага күрә, сугыш аркасында 4 736 471 украин илдән китәргә мәҗбүр булган.

БМОда хәбәр итүләренчә, сугыштан качучыларның 90 проценты – хатын-кызлар һәм балалар, чөнки гаскәргә чакырылу яшендә булган ирләргә Украинадан китү тыелган.

5 апрельдә БМО, сугыш сәбәпле Украина эчендә күченүчеләрнең саны – 7,1 миллионлап, дип белдергән иде.

Якынча 2,69 миллионы Польшага киткән. Икенче урында – Румыния, ул үзенә 716,7 мең качакны кабул итте.

БМОның качаклар эше югары комиссары Филиппо Гранди элегрәк Украина качакларының дулкынын "Икенче дөнья сугышыннан соң Европадагы иң зур миграцион кризис" дип атаган иде.

Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдән дәвам итә. Русия гаскәрләре хәрби һәм сивил инфраструктураның төп объектларына һава һөҗүмнәре ясый, һава аланнарын, хәрби бүлекчәләрне, нефть базаларын, ягулык салу станцияләрен, чиркәүләрне, мәктәп һәм хастаханәләрне җимерә.

Русия Украинага каршы яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG