Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембай район хастаханәсенең эштән җибәрелгән фельдшеры Рамил Рәҗәповны кабат эшкә алганнар 


Рамил Рәҗәпов
Рамил Рәҗәпов

Аңа берничә ай эчендә җыелган хезмәт хакын һәм рухи зыян өчен 25 мең сум компенсация дә түләгәннәр.  

Башкортстанда Ишембай район хастаханәсенең эштән җибәрелгән фельдшеры Рамил Рәҗәповны вазифасында торгызганнар. Бу хакта ул Mash Batasһ Telegram-каналына сөйләгән.

Басма хәбәренчә, Рәҗәповны эш урынына кире кайтарып кына калмаганнар, узган берничә айда җыелган хезмәт хакын һәм рухи зыян өчен 25 мең сум компенсация дә түләгәннәр.

Рамил Рәҗәповны, шулай ук аның ике хезмәттәшен эштән җибәрүләре турында быел февраль аенда билгеле булган иде. Фельдшер Рамил Рәҗәпов төнге смена вакытында авыруларга дефибрилляторсыз барган өчен эштән куылган диелде. Ул стационар җиһазның зарядка җыеп бүлмәдә калуын, үзе күчмә дефибриллятор куллануын белдергән иде.
Шушы ук чорда эш шартларының авыр булуы, хезмәт хакларының әз түләнүе сәбәпле Ишембай ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өлешчә "итальянча эш ташлауны" башлады.

Ишембай хастаханәсенең өч фельдшеры эштән алынганнан соң, "Действие" активистлары прокуратурага мөрәҗәгать итте. Активистлар хастаханә җитәкчелеге гамәлләренә прокурор тикшерүе уздыруны сорады. Алар фельдшерларны эштән җибәрүләрен –"куркыту акты" дип, ә эштән алу процедурасын гамәлдәге кануннарны бозып башкарылган дип санады.

Ишембай район хастаханәсенең эштән җибәрелгән ашыгыч ярдәм фельдшерларын эш урыннарында кабат торгызуларын таләп итеп, Башкортстанда яшәүчеләр петиция чыгарды.

10февральдә Башкортстанның дәүләт хезмәт инспекциясе фельдшерларны эштән җибәрүлрәе – канунсыз гамәл дип тапты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG