Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО генераль секретаре Мәскәүдә Лавров белән Мариуполь турында сөйләште


БМО баш секретаре Антониу Гутерриш һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров
БМО баш секретаре Антониу Гутерриш һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров

Антониу Гутерриш Русия президенты Владимир Путин белән дә очрашыр дип көтелә, Мәскәүдән соң Киевка барырга ниятли.

26 апрельдә БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш Мәскәүгә килде. Бу – Русия Украинага бәреп кергәннән соң аның Русиягә беренче сәфәре.

Гутерриш Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән күрешеп сөйләште. Шуннан соң узган матбугат очрашуында ул, БМО үзенең бөтен көчен Мариупольдәге кешеләр гомерен коткаруга юнәлтергә әзер, дип белдерде. Ике ай Русия гаскәрләре чолганышында булган шәһәр тулысынча диярлек җимерелеп беткән.

Гутерриш, Кызыл хач комитеты белән берлектә, Мариупольдәге "Азовсталь" заводыннан һуманитар коридор эшчәнлеген тәэмин итәргә әзер булуын белдерде, "Азовсталь" территориясендә атышулар дәвам итә һәм анда йөзләгән сивил кеше кала бирә.

БМО генераль секретаре Украинадагы сугыш җинаятьләре турында хәбәрләрне бәйсез тикшерерү уздырырга чакырды.

Сергей Лавров Украина вәкилләрен сөйләшүләрне гадел алып бармауда, ә Көнбатыш илләрен Украинаны, сугыш кырында өстенлеккә ирешсен өчен, корал белән "тутыруда" гаепләде.

"Әгәр бу дәвам итә икән, сөйләшүләрнең нинди дә булса нәтиҗәләре булмастыр", диде Лавров. Кичә ул булачак тынычлык килешүенең эчтәлеге хәрби хәрәкәтләр барышына бәйле булачак, дигән иде. Шулай ук ул атом-төш сугышы чынлап та булырга мөмкин диде, әмма Русия өчен бу рөхсәт ителмәстәй сугыш дип белдерде.

Гутерриш Русия президенты Владимир Путин белән дә күрешер дип көтелә. БМО баш секретаре Мәскәүдән Киевка юнәлергә ниятли. Сәфәрнең маршрутын Украина президенты Владимир Зеленский тәнкыйтьләде. Генераль секретарьга башта Украинага килеп, җимереклекләрне күрергә, шуннан соң гына Мәскәүгә барырга кирәк иде, диде ул.

Шулай ук Кремльдә Путинның Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән телефоннан сөйләшүен хәбәр иттеләр. Путин Эрдоганга хәзерге вакытта Мариупольдә хәрби хәрәкәтләр алып барылмый дигән. Шул ук вакытта, "Азовсталь" заводындагы украин хәрбиләре хәбәренчә, завод җирләренә Русия һөҗүмнәре дәвам итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG