Accessibility links

Путинның Украинага каршы сугыш башлау мөрәҗәгате төшерелгәннән соң аның шәхси операторы эштән киткән


Путин Русия гаскәрләрен Украинага кертү турында игълан итә, архив фотосы
Путин Русия гаскәрләрен Украинага кертү турында игълан итә, архив фотосы

Ул Путинның өч операторының берсе булган.

Русия президенты Владимир Путинның шәхси операторы сәясәтченең Украинага каршы сугыш башлау турындагы мөрәҗәгатен төшергәннән соң эштән киткән. Бу хакта ул "Проект" басмасына сөйләгән.

"Һөнәремдә иң биек югарылыкка җиттем. Шуңа өстәп күп айлар карантинда утырудан ардым", дип аңлаткан үз карарын Илья Филатов. Ул президентның өч операторының берсе булган.

Эштән китүенең сугыш белән ничек тә булса бәйле булуын Филатов кире каккан. Аның танышлары исә президент белән эшләү даими изоляциядә булуны таләп итә дип сөйләгән. Изоляциядәгеләрнең күбесе артык күп хәмер куллана башлый дигәннәр.

"Проект" журналистлары ачыклавынча, февраль ахырында күп түрәләр теләсә нинди сәбәп белән эштән китүләрен Украинага каршы сугыш белән бәйләгән, аларны Путинның мөрәҗәгате шаккаттырган. Путинның карары турында бик аз кеше белгән, түрәләр, пропаганда һәм зур бизнеслар моңа әзер булмаган.

Басма язуынча, Украинада Кремль хуплаган фетнәчеләрнең бәйсезлеген тану үтенече белән Путинга мөрәҗәгать иткән Русия думасы депутатларының берсе үзен сугыш башлауны аклау өчен куллануларын аңлап шокта булган. Берничә көннән исә депутатның кәефе бөтенләй үзгәргән, ул Көнбатыш чикләүләренә каршы тору өчен берләшергә кирәклеге турында сөйләгән.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG