"Москва" крейсерында хәбәрсез югалган "срочник" солдат – Егор Шкребецның әтисе Дмитрий Шкребец янына "җитди оешмадан кешеләр" килгән һәм "экспиртиза өчен" аның ноубтугын алып киткән. Бу хакта ул "Вконтакте"дагы сәхифәсендә язды.
Шкребец ышандыруынча, кем булуларын әйтмәгән куәт оешмасы вәкилләре аңа "сезнең исемнән чит ил электрон почтасыннан кайбер оешмаларга шартлату белән янаган хәбәрләр җибәрелгән" дип әйткән.
"Кемдер миннән террорчы ясарга тели. Русия Җинаять кодексының 207нче маддәсенә туры китермәкче. Бу сәбәп – абсурд, мондый ялган аркасында яныма килергә мәҗбүр булган җитди, акыллы һәм чынлап та итәгатьле кешеләр өчен хәтта уңайсызланам. Киткән чакта алар улымны югалтуым өчен кайгы уртаклашты, бер-беребезнең кулларын кысыштык", дип язган Шкребец.
It’s My Media басмасы Шкребец белән элемтәгә чыккан, әмма ул журналистның бу хәл кайчан булды, кем килде дигән сорауларына җавап бирмәгән. Шул ук вакытта Дмитрий постта язылган мәгълүматны кире какмаган.
13 апрельдә Украина "Москва"ны ракет һөҗүменә тотуын һәм крейсерда янгын чыгуын белдерде. 14 апрельгә каршы төндә янгын чыгуын Русия саклану министрлыгы да таныды. Министрлык корабта сугыш-кирәк яраклары шартлаган дип ышандырды.
Соңрак минстрлык корабның батуын таныды. Төрле бәяләмәләргә күрә, "Москва"да 416дан 680 гә кадәр кеше булган, алар арасында "срочниклар"ның да булуы ачыкланды.
Дмитрий Шкребец Русия саклану министрлыгын корабта булган хәлләргә бәйле алдашуда гаепләде, ә аның хатыны The Insider-га крейсердагы яралылар китерелгән һоспитальдә булуын сөйләде. Аның сүзләренчә, һоспитальдә 200ләп диңгезче булган. Югалган матросның әнисе, крейсерда 500дән артык кеше булган дип ышандыра.
Май башында "Москва"да яраланучылар арасында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган Булат Шакирҗановның да барлыгы билгеле булды. Азатлык Булатның хәлен әнисе Гөлназ Уразаевадан белеште. Егет урта дәрәҗәле җәрәхәтләр алып башта Акмәчеттәге һоспитальдә дәваланган, 21 апрель көнне аны махсус очкыч белән Петербурга озатканнар.
Әнисе әйтүенчә, Булат Шакирҗанов флотка Чаллыдан ноябрьдә чакыртып алынган булган. Тикшерүчеләр аннан мәгълүматны таратмау турында имза алган диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!