Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимиятләре Bellingcat һәм The Insider-ны теләнмәгән оешмалар дип игълан итте


Янәсе, аларның эшчәнлеге Русиянең конституцион төзелеше нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра дип табылган.

Русия баш прокуратурасы тикшеренүләр уздыручы мәгълүмат чаралары – Bellingcat һәм The Insider-ны теләнмәгән оешмалар дип игълан итте. Бу хакта оешманың сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук Баш прокуратура Чехиядә теркәлгән Үзәк һәм Көнчыгыш Европа хокукый инициативасы үзәген (CEELI Institute) теләнмәгән дип тапкан.

Аларның эшчәнлеге Русиянең конституцион төзелеше нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра дип табылган. Хәзер алар белән Русия ватандашларына хезмәттәшлек итү тулысынча тыела дигән сүз.

Прокуратура бу оешмаларны теләнмәгәннәр исемлегенә керттерү өчен, үзенең карарын Русия юстиция министрлыгына юллаган. Хәзергә бу исемлектә 56 оешма бар.

Ике медиа чарасы да "ят агентлар" исемлегенә кертелгән иде, Bellingcat – узган елның октябрендә, The Insider – июлендә.

Bellingcat – ачык чыганаклардагы мәгълүматларга һәм социаль челтәрләргә таянып тикшеренүләр уздыра торган халыкара тикшеренүчеләр һәм сивил журналистлар такымы.

The Insider — журналист тикшеренүләре чыгара торган интернет-басма. Алар Алексей Навальныйга һөҗүм турында, сәясәтче Борис Немцовны үтерүләре турында, Скрипальләрне агулау турында тикшеренүләр чыгарды. Хәзерге вакытта Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын яктыртып баралар.

"Теләнмәгән оешма"ларга Русиядә эшчәнлек алып бару тыела, моның өчен административ һәм җинаять җәзалары каралган.

Элегрәк Русия хакимиятләре "Проект" басмасын һәм "Важные истории"-ны да теләнмәгән дип игълан иткән иде, алар да тикшеренүләр уздырды һәм югары дәрәҗәле түрәләрнең коррупциясе, Владимир Путинның яшерен туганнары турында сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG