Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Британия чикләүләренә эләкте


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Британиянең кара исемлегенә Русиянең 30лап төбәк башлыгын һәм губернаторларын керткәннәр, алар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов юк. Исемлектәге затларга Британиягә керү тыела, аларның активлары туңдырыла.

Британия Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә каршы керткән чикләүләр исемлегенә тагын 42 кешене өстәгән. Аерым алганда анда Русия төбәкләренең 30лап башлыгы кергән.

Алар арасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та бар. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кара исемлеккә кертмәгәннәр.

Исемлектә Чуашстан республикасы башлыгы, Төмән, Брянски, Түбән Новгород, Воронеж өлкәләре, Алтай Красноярски крае губернаторлары да бар.

Британия чикләүләре Русия юстиция министры Константин Чуйченкога карата да кертелгән.

Исемлектәге затларга Британиягә керү тыела, аларның активлары туңдырыла.

  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фетнәчел "ЛНР" төбәге җиткәчелегенә актив рәвештә ярдәм итеп тора. Башкортстан хакимиятләре 2022 елның икенче яртысында "ЛНР"га бизнес-миссия оештырмакчы, кайбер сәнәгать корылмалары оккупацияләнгән төбәккә инде җибәрелде, Башкортстан белгечләре дә анда эшли. "ЛНР" башлыгы Леонид Пасечник "Башкортстан беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды", дип белдерде.
  • Моннан тыш, Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерү өчен Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алган иде.
  • Шушы айда Навальный штабы чыгарган яңа видеода Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның ике кызы Европада яши диелгән иде. Өлы кызы Светлана ире белән Австриядә яши һәм аның 128 дүрткел метрлы фатиры бар диелде анда. Рита исемле икенче кызы Британиядә укыган, Лондонда эшли дип белдерелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG