Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Башкортстан кеше хокуклары шурасына Донбасстан китерелүчеләргә ярдәм итәргә кушты


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Радий Хәбиров шураның төп бурычларыннан берсе – Донбасстан китерелүчеләргә һәм "туган җиребезне яклап һәлак булганнарның гаиләләренә" ярдәм итү булырга тиеш дип белдергән. Шул ук вакытта Украинага барырга теләмәүче хәрбиләр хокуклары белән башка оешмалар шөгыльләнергә мәҗбүр.

Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы каршындагы кеше хокуклары шурасының яңартылган составының беренче утырышын уздырды дип хәбәр итә "Башинформ". Анда Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы рәисе урынбасары Ирина Киркора катнашкан.

Утырышта Радий Хәбиров Донбасска ярдәм турында аерым телгә алган.

"Бүген без кабат Украина җирләрендә нацизм белән көрәшәбез. Анда безнең күп кенә егетләр сугыша" дигән Башкортстан башлыгы һәм республикада ихтыярилардан ике батальон төзелүен искәрткән. Хәбиров шураның төп бурычларыннан берсе – Донбасстан китерелүчеләргә һәм "туган җиребезне яклап һәлак булганнарның гаиләләренә" ярдәм итү булырга тиеш дип белдергән.

Утырышта республиканың кеше хокуклары шурасы рәисе Зөлфия Гайсина "безнең алда яңа бурычлар тора" дип белдергән һәм аерым алганда, "бу - фейклар белән көрәшү, ватанпәрвәрлек тәрбияләүне үстерү", дип санап узган.

Дәүләтнең кеше хокуклары шурасы Украинаның фетнәчел төбәкләреннән Русия башлаган сугыш аркасында күченеп килүчеләр белән шөгыльләнүне бурыч итеп куйган арада, Украинага барырга теләмәүче хәрбиләр хокуклары белән башка оешмалар шөгыльләнергә мәҗбүр. Башкортстанда күптән түгел "Акбузат" дигән кеше хокуклары хәрәкәте оешты. Ул - чит илләрдә яшәүче волонтерлар такымы. Русиядә сивил хокуклар яклау белән шөгыльләнүче бәйсез оешмаларны йә ябып, йә "ят агент" дип тамагалап бетерделәр, мондый оешмалар җитми дип сөйли алар.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның беренче көннәреннән үк Башкортстан башлыгы "урыс дөньясын" яклау һәм фетнәчел Донбасс җитәкчелегенә ярдәм итүдә актив эш алып бара. Ул "ЛНР" төбәге җиткәчелегенә актив рәвештә ярдәм итеп тора. Аерым алганда, Башкортстан хакимиятләре 2022 елның икенче яртысында "ЛНР"га бизнес-миссия оештырмакчы, кайбер сәнәгать корылмалары оккупацияләнгән төбәккә инде җибәрелде, Башкортстан белгечләре дә анда эшли. "ЛНР" башлыгы Леонид Пасечник "Башкортстан беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG