Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Тайван белән "берләшү" котылгысыз дип саный һәм утрауны көч кулланып яулау ихтималын кире какмый


Нэнси Пелосиның Тайванга сәфәре
Нэнси Пелосиның Тайванга сәфәре

Кытай хакимияте Пекин "тыныч юл белән берләшергә" әзер дип искәрткән, әмма "башка чара калмаса, соңгы чара буларак тыныч булмаган ысуллар да кулланылачак" дип, утрауны көч кулланып яулап алу ихтималына да ишарәләгән.

Кытай хакимияте Тайванга багышланган "ак китап" (Кытай дәүләт шурасы даими чыгарып бара торган мәгълүмати бюллетень, анда мөһим мәсьәләләргә хакимиятләрнең карашы языла – ред.) чыгарды. "Тайван мәсьәләсе һәм Кытайны яңа чорга берләштерү" дигән документта Пекинның Тайванга карашлары ачып бирелә.

Аерым алганда, "ак китап"та "ватанның тулысынча берләшүе" котылгысыз булуы турында тезис бар, бу "Кытай уллары һәм кызларының гомуми омтылышы" диелгән.

Кытай хакимияте Пекин "тыныч юл белән кушылырга" әзер дип искәртә, әмма "башка чара калмаса, соңгы чара буларак тыныч булмаган ысуллар да кулланылачак" дип, утрауны көч кулланып яулап алу ихтималына да ишарәли.

Кытайга кушылганнан соң Тайван, автономиянең югары дәрәҗәсенә ия булып, Кытайдан аермалы социаль систем кертә алачак, диелә документта.

Кытай Тайванны үзенең аерылгысыз өлеше дип саный. Шул ук вакытта Тайванның Кытайдан аерым, бәйсез яшисе килә.

2 августта АКШ Конгрессы Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелосиның Тайванга килүеннән соң, утрау белән Кытай мөнәсәбәтләре киеренкеләште. Пелоси сәфәреннән соң Кытай Тайван ярлары янында масштаблы хәрби күнегүләр уздыра башлады, алар 10 августта төгәлләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG