Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Украинаның бәйсезлек көнендә һөҗүмен арттырырга мөмкин дип фаразлыйлар


Украинада сугыш
Украинада сугыш

23 августта Украинада Дәүләт байрагы көне, 24 августта исә Бәйсезлек көне билгеләп үтелә. Украина хакимиятләре бу көннәрдә Русия хәрбиләре украин шәһәрләренә, шул исәптән Киевка һөҗүмне арттырырга мөмкин дип фаразлый. Бу чорда Киевта киңкүләм чаралар үткәрүне тыйдылар.

Киевның хөкүмәт кварталында урнашкан оешмаларның хезмәткәрләренә 22 августтан 26 августка кадәр өйдән торып эшләргә киңәш иткәннәр. Бу хакта парламенттагы һәм хөкүмәттәге чыганакларына таянып "Украинская правда" яза.

Басма искәртүенчә, бу чорда Югары рада аппараты читтән торып эшләячәк, бу бары тик парламентның киләсе утырышына әзерлекне оештыручы һәм халыкара делегацияләргә бәйле хезмәткәрләргә генә кагылмый.

"Украинская правда" әңгәмәдәшләренең берсе әйтүенчә, хөкүмәт кварталындагы дәүләт оешмалары хезмәткәрләренә бу атнада анда "булдыралганча азрак күренергә" киңәш иткәннәр.

23 августта Украинада Дәүләт байрагы көне, 24 августта исә Бәйсезлек көне билгеләп үтелә. Украина хакимиятләре бу көннәрдә Русия хәрбиләре украин шәһәрләренә, шул исәптән Киевка һөҗүмне арттырырга мөмкин дип фаразлый.

Президент Владимир Зеленский фикеренчә, 22 августтан 25 августка кадәр Русия "аеруча рәхимсез, аеруча әшәке әйбер эшләргә мөмкин".

Бу чорда Киевта киңкүләм чаралар үткәрүне тыйдылар. Шәһәр полициясе Киевта яшәүчеләрне 23-25 августтагы сирена тавышларына игътибарлы булырга чакырган. Харьков өлкәсендә исә 23 август киченнән 25 август иртәсенә кадәр комендант сәгате кертелә.

24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Күпсанлы медиа чаралары һәм кешеләр Русия ракетлары хәрби объектларга гына түгел, сивил инфраструктурага, йортларга да зыян сала дип белдерә һәм моны дәлилләгән фото-видеоларны чыгара. Мәскәү исә Русиянең кораллы көчләре Украинада тыныч халыкка һәм сивил объектларга махсус һөҗүмнәр белән шөгыльләнми дип әйтеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG