Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан Азәрбайҗан белән чиктә бәрелешләрдән соң Русиядән ярдәм сорый


Таулы Карабахка һөҗүм нәтиҗәсе. Архив фотосы
Таулы Карабахка һөҗүм нәтиҗәсе. Архив фотосы

13 сентябрьгә каршы көндә Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында атышлар турында хәбәр ителгән иде.

13 сентябрьгә каршы төндә Азәрбайҗан кораллы көчләре Әрмәнстан белән чиктәш районнарда өч юнәлештә артиллериядән ут ачкан. Сүз Горис һәм Джермук шәһәрләре, Сотк авылы турында бара, алар Әрмәнстан ягында урнашкан. Бу хакта Әрмәнстан саклану министрлыгы хәбәр итте. Бу хәбәрне Русия агентлыклары да чыгарды.

Азәрбайҗан хәрбиләренең пилотсыз очкычлар, артиллерия һәм зур калибрлы кораллар куллануы әйтелә.

Үз чиратында Азәрбайҗан саклану министрлыгы бу атышны Әрмәнстан ягыннан булган провокация һәм диверсиягә җавап дип атый. Баку әйтүенчә, Әрмәнстан кораллы көчләренең диверсион төркемнәре азәрбайҗан гаскәрләрен кирәк-ярак белән тәэмин итүдә кулланыла торган юлларны миналаган.

Әрмәнстан Азәрбайҗан чикләренә ут ачты, Азәрбайҗан хәрбиләрендә югалтулар бар, дип белдерде Бакы.

13 сентябрьгә каршы төндә башланган бәрелешләр сәбәпле, Әрмәнстан хөкүмәте Русиягә, Иминлек турындагы килешү оешмасы (ОДКБ) илләренә һәм БМОның иминлек шурасына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Әрмәнстанның иҗтимагый телевидениесе хәбәр итә.

"Новости-Армения" агентлыгы язуынча, Әрмәнстан хөкүмәте Русиягә мөрәҗәгать итеп, Ике ил арасында дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турындагы килешүне эшкә җигүне сораган.

Моның Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян илнең Иминлек шурасы утырышын уздырганнан соң кабул ителгән карар булуы әйтелә.

Әрмәнстан саклану министрлыгы җирле вакыт белән иртәнге сигездә дә (Казанча 7:00) чик буендагы вазгыятьнең бик киеренке булуын, атышларның дәвам итүен белдерә, дип яза "Интерфакс".

2020 елның көзендә Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасында Таулы Карабах төбәгендә кораллы каршылык яңадан башланды. 44 көн барган бәрелешләрдән соң, Мәскәү арадашчылыгы ярдәмендә Баку белән Ереван хәрби хәрәкәтләрне туктату турында килешү имзалады. Килешүгә ярашлы, Азәрбайҗан Таулы Карабах һәм аның янындагы җиде районны контрольгә алды.

Атышны туктату тәртибен күзәтеп тору өчен төбәктә Русиянең солых көчләре урнаштырылды. Солых көчләре төбәктә 5 елга урнаштырылды, килешүгә ярашлы, соңнан аларның төбәктә калу мөддәте озайтыла ала.

Шул ук вакытта бу килешү йөзеннән Ереванда оппозиция протестлары булды.

Быел август башында ике як та бер-берсен атышны туктату тәртибен бозуда гаепли башлады. Азәрбайҗан Карабахка кагылышлы килешүләрнең үтәлмәвен әйтте һәм Баку контроленә күчкән җирләрдән әрмән хәрбиләренең тулысынча чыгарылмавын искәртте.

Русия саклану министрлыгы атышны туктату тәртибен бозуда Азәрбайҗанны гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG