Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимиятләре Украинаның оккупацияләнгән Луһански өлкәсендә эшләгән табибларның республикага кайтуын белдерде


Луһански өлкәсенең Русия контолендә булган өлешендәге хастаханә (архив фотосы)
Луһански өлкәсенең Русия контолендә булган өлешендәге хастаханә (архив фотосы)

Дүртенче төркем кайтуга Украинага Башкортстаннан табибларның бишенче төркеме киткән.

Украинаның Русия басып алган Луһански өлкәсендә Башкортстаннан китеп эшләгән медицина хезмәткәрләренең дүртенче төркеме 12 сентябрьдә республикага кайткан. Оккупацияләнгән җирләргә Башкортстан табибларының бишенче төркеме киткән. Бу турыда "Республиканы идарә итү үзәге" хәбәр итә.

Луһанскига Башкортстанның төрле юнәлешләрдә эшләүче 12 табибы эндокринолог Леонора Хөсәенова җитәкчелегендә барган, алар бер ай эчендә 747 балигъ яшьтәге кешегә һәм 898 балага хезмәт күрсәткән диелә.

Башкортстанның кайбер табиблары Русия оккупацияләгән җирләрдә бер айдан күбрәк тә эшләгән. Шуларның берсе Зарема Галимгулова Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендә дүрт ай булган.

Элегрәк Киевта Украинаның басып алынган өлешләрендә Русиядән килеп Русия мәгариф програмы нигезендә эшләгән һәм Украина хәрбиләренең үз җирләрен оккупациядән азат иткәндә кулга алынган укытучылар булуын белдергәннәр иде. Алар сугыш кануннарын һәм кагыйдәләрен бозган өчен җинаять маддәсе нигезендә 12 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин диелде.

Украина вице-премьеры Ирина Верещук Страна.ua басмасына Русия укытучылары әсирләрне алыштыру планына кертелмәячәк, чөнки алар сугыш гамәлләрендә турыдан-туры катнашучылар буларак каралмый дип белдерде.

Харьков өлкәсенең Купянски шәһәрендә Русия укытучылары табылуы турында 10 сентябрьдә күзләү хезмәтендәге үз чыганагына таянып "24 канал" хәбәр итте, Русия хәрбиләре чигенгәндә укытучыларны анда онытып калдырганнар диелде.

"Коммерсантъ" басмасының Русия мәгариф министрлыгына якын чыганагы исә Харьков өлкәсендә Русия укытучылары булмаган дип белдергән.

Шулай да Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Харьков өлкәсендә Русия укытучылары тоткарлануга бәйле рәвештә җинаять эше ачарга кушкан.

Элегрәк Русиянең 31 төбәгеннән 250ләп укытучының оккупацияләнгән Украина җирләрендә эшләргә ризалашуы хәбәр ителгән иде.

Верещук әйтүенчә, оккупацияләнгән җирләрдә Русия мәгариф програмы нигезендә укытырга ризалашкан Украина укытучыларын коллаборационизм маддәсе нигезендә хөкем итәчәкләр.

Ул басып алынган җирләрдәге укытучыларны аннан китәргә һәм Русия белән хезмәттәшлек итмәскә өндәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG