Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның урам себерүчеләре Хәбировның вазифасыннан китүен таләп итеп ачлык игълан иткән


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Хәрәкәт әгъзаларының берсе Дилшод Шермәтов әйтүенчә, Уфаның урам себерүчеләре инде берничә ел тиешле хезмәт хаклары түләүне сорый, әмма моңа ирешә алмый. “Эш өчен кирәкле инвентарьләр юк, махсус киемнәр бирелми. Уфада урам себерүчеләрнең саны кимеде, 2500 кешедән 650 кешегә калды", ди ул.

Бүген, 16 сентябрьдә Уфада "Алданган урам себерүчеләр" хәрәкәте активистлары Башкортстанның югары дәрәҗәле түрәләренең вазифаларыннан китүен таләп итеп ачлык тота башлаган. Бу хакта Mkset басмасы җиткерә.

Берничә көн элек алар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның, Уфа мэры Ратмир Мәүлиевнең һәм республика хөкүмәте әгъзаларының вазифаларын калдыруын таләп итеп Русия президентына видео-мөрәҗәгать яздырган иде.

Хәрәкәт әгъзаларының берсе Дилшод Шермәтов әйтүенчә, Уфаның урам себерүчеләре инде берничә ел тиешле хезмәт хаклары түләүне сорый, әмма моңа ирешә алмый. "Эш өчен кирәкле инвентарьләр юк, махсус киемнәр бирелми. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы да җитешсезлекләр булуын раслады, әмма алар әле дә дәвам итә. Ишек алды себерүчеләр өчен иң мөһим мәсьәлә - социаль торак. 2009 елдан бирле ул безгә бирелми. Ишек алды себерүчеләр идән асларында яши, сәламәтлекләре мөмкинлек биргәндә эшләп торалар һәм картлык көннәрендә урамда калуда куркалар. Уфада урам себерүчеләрнең саны кимеде, 2500 кешедән 650 кешегә калды", дип яза ул.

Активистлар фикеренчә, Радий Хәбиров икътисадны, социаль өлкәне тар-мар иткән.

" Хакимият һәм җирле үзидарә оешмаларында коррупция булу, милләтара мөнәсәбәтләр начараю сәбәпле Радий Хәбиров вазифасын калдырырга тиеш", дип сөйли алар видео-мөрәҗәгатьтә.

Активистлар Башкортстан хөкүмәтен дә таратырга кирәк дип саный, чөнки түрәләре икътисади һәм социаль һуманитар өлкәдә эшләргә сәләтсез, дип уйлый.

"Республикада яшәүчеләр хәерче хезмәт хаклары ала, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр нык югары, Башкортстанда авыл хуҗалыгы тулысынча тар-мар ителгән, экологияне юк итү бара", диелә мөрәҗәгатьтә.

Хәрәкәт әгъзасы Алсу Гайнуллина Mkset-ка ачлык тоту "бик әйбәт башланды" дип хәбәр иткән, шулай да ачлык тотуда катнашучылар белән хакимиятләр әлегә элемтәгә чыкмаган. Гайнуллина 18 сентябрь – якшәмбе кичке сәгать алтыга кадәр ач торырга җыенуларын әйткән.

Активистлар каршылык чарасы башлаулары турында республика җитәкчелегенә дә язмача хәбәр иткән. Таләпләре үтәлмәсә, урам себерүчеләр ачлык тотуны октябрьдә дә кабатларга ниятли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG