Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең хәрби журналистлары украин гаскәренең Лиманны чолгап алуын хәбәр итә


Лиманнан төньякка таба артиллерия. Галәмнән төшерелгән архив фотосы
Лиманнан төньякка таба артиллерия. Галәмнән төшерелгән архив фотосы

Донецки өлкәсендәге бу шәһәр фетнәчеләр контроленә 2022 елның маенда күчкән иде. Лиман – тимер юлларны тоташтырып торучы мөһим шәһәр. Аны яуласа, Украина Луһански өлкәсенең көнбатышына, Лисичанскига һәм Северодонецкига һөҗүм башлый алачак.

Украинаның көнчыгышындагы оккупацион хакимиятләрнең һәм фетнәчеләрнең хәбәрләрен җиткереп баручы Русия хәрби журналистлары һәм Кремль яклы Telegram-каналлар украин гаскәренең Лиманны чолгап алуын хәбәр итә. Донецки өлкәсендәге бу шәһәр фетнәчеләр контроленә 2022 елның маенда күчкән иде.

Русия гаскәрләренең Ямполь, Ставки Дробышево бистәләреннән чыгуы хәбәр ителә, фетнәчеләр һәм гаскәрләр бу бистәләрдә Лиманны саклап торды.

Русия гаскәрләре хәрәкәт итә ала торган бердәнбер юл – Торское-Дробышево атышка тотыла, анда Украинаның күзләү-диверсия төркемнәре эш итә, дип җиткерә "Комсомольская правда" корреспонденты Александр Коц.

Мәскәү яклы "Архангел спецназа" каналы Русия гаскәрләрендәге хаос турында яза, элемтә юклыгын әйтә. Хәрби журналист Семён Пегов исә 30 сентябрьгә каршы төн шәһәрне саклауда "хәлиткеч иде" дип белдерә.

Кремль хакимиятен хуплаучы чыганаклар, якын вакытта шәһәр дә, аны саклаучы Русия хәрбиләре дә яулап алынырга мөмкин, ди. Лиманда Русиянең ничә хәрбие булуы билгеле түгел.

Украина баш штабы 29 сентябрьдә бирегә начар әзерлекле мобилизацияләнгән солдатлардан оештырылган хәрби бүлекчәләр китерелгән иде, дип хәбәр итте. Мөгаен сүз фетнәчеләр контролендәге Донецки өлкәсендәге мобилизациягә эләгүчеләр турында барадыр.

Лиман – тимер юлларны тоташтырып торучы мөһим шәһәр. Аны яуласа, Украина Луһански өлкәсенең көнбатышына, Лисичанскига һәм Северодонецкига һөҗүм башлый алачак.

Киев һөҗүмгә күчүнең барышы турында фикер белдерми. Җәй ахырында гаскәр украин медиаларына һәм журналистларга сугыш хәрәкәтләренең барышы турында рәсми булмаган хәбәрләр һәм фаразлар чыгармаска киңәш иткән иде.

Бүген, 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның референдумнар узган төбәкләрен Русиягә кушуы турында игълан итәр дип көтелә. Шуннан соң Русия Донецки өлкәсенең җирләрен, шул исәптән чолганыштагы Лиманны да үз җирләре дип саный башлаячак. Халыкара оешмалар һәм дөньяның башка дәүләтләре әлеге референдумнарны танымый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG