Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизацияләнгән йөзләрчә ир поезддан төшкән, алар “хайвани шартларда” тотылуларын сөйли


Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән Русия хәрбиләре
Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән Русия хәрбиләре

Видеода мобилизацияләнүчеләр үзләренең бернинди хәрби бүлекчәгә дә беркетелмәвен, кемнең кая җибәрелүен белмәвен, ашарга үзләре сатып алуын һәм акчаларының күп өлешен хәрби кирәк-яраклар алуга тотуын әйтә.

Русиянең Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән биш йөзләп хәрбие видеомөрәҗәгать яздырган, алар үзләрен Русиядә "хайвани шартларда" тотулары турында сөйли.

Әлеге видео төрле социаль челтәрләрдә кичә, 5 октябрь кичендә таралды. Видеоны төшерүче корал тоткан хәрбиләр төркеме каршында тора, аларның Белгород янында поезддан төшүләрен әйтә. Видеода мобилизацияләнүчеләр үзләренең бернинди хәрби бүлекчәгә дә беркетелмәвен, кемнең кая җибәрелүен белмәвен, ашарга үзләренә үзләре сатып алуын һәм акчаларының күп өлешен хәрби кирәк-яраклар алуга тотуын әйтә.

Әлегә видеоның төгәл генә кайчан һәм кайда төшерелүе билгеле түгел. Азатлык радиосының урыс хезмәте журналисты Марк Крутов видеоны өйрәнеп, бу хәрбиләрнең берсе инде элегрәк тә бер видеода күренгән иде, ул анда үзләрен нинди шартларда тотуларыннан зарланды, дип искәртә, әмма видео башка җирдә төшерелгән булган. Белгород янындагы кадрларны мәскәүле Сергей Сурков төшергәне ачыкланган иде, бер атна элек ул гаскәрдәге проблемнар турында сөйләп тагын видео яздырган иде.

Кичә таралган видеода "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең тамгасы булган кеше дә бар.

"Вагнер"ның оештыручысы һәм иганәчесе – Русия президенты Владимир Путинга якын эшкуар Евгений Пригожин. Соңгы вакытта Пригожин Русия саклану министрлыгының югары дәрәҗәле затларын нык тәнкыйтьли, бу Кремль хуплавы белән эшләнә дип фаразлана.

21 сентябрьдә Русиядә мобилизация игълан ителгән иде. Шул вакыттан бирле сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр күренә башлады. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарлана, ятаклары да булмган казармаларның видеоларын төшерә, күгәргән корал бирүләре турында сөйли.

Кешеләргә хәрби комиссариатларда дарулар исемлеге бирелә, алар аны үзләре сатып алырга тиеш. Бу исемлектә вирусларга каршы, авыртуны баса торган, эч йомшаганнан дарулар, шулай ук жгутлар һәм кан агуны туктата торган препаратлар да бар. Мобилизациянең беренче көннәрендә кешеләр беренче чиратта жгут һәм яраны бәйләү өчен кулланыла торган әйберләрне сатып алып бетерделәр, дип хәбәр ителде.

Күптән түгел АКШның Лос-Анжелес шәһәрендә яшәүче, милли иҗтимагый тормышта актив катнашучы Айгөл Гыймранова Азатлык белән әңгәмәсендә мобилизациягә фикер белдерде.

"Моны өлешчә мобилизация дип атадылар атавын, ләкин тулы мобилизация дә булачак. Күгәргән мылтык тотып, HIMARS-ларга (Америкада җитештерелә торган мобил ракет комплексы) каршы сугышырга кеше күп кирәк булачак әле. Калашников автоматы тотып, Байрактарга (Төркиядә җитештерелә торган кораллы дрон) каршы сугышып булмавын авыл егете дә аңларга тиеш кебек" диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG