Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Весна" хәрәкәте һәм Meta ширкәте террорчылар исемлегенә кертелде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Росфинмониторинг исемлегенә кергән затларның һәм оешмаларның барлык хисаплары һәм банк карталары томалана. Бу исемлектә инде 534 оешма бар, Росфинмониторинг аларның экстремизм яки террорчылыкка катнашы бар дип саный.

Русиядә "Весна" сугышка каршы яшьләр хәрәкәтен һәм Facebook белән Instagram социаль челтәрләре хуҗасы - Американың Meta ширкәтен экстремизм яки террорчылыкка катнашы булган оешмалар исемлегенә керттеләр. Бу хакта Росфинмониторингка сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

Быел сентябрь ахырында Петербур прокуратурасы "Весна" яшьләр демократик хәрәкәтен экстремист дип табуны һәм аның эшчәнлеген тыюны таләп иткән иде. Русия Украинага бәреп кергәннән соң, "Весна" кешеләрне сугышка каршы митингларда һәм чараларда катнашырга чакырды.

Май аенда хәрәкәтнең сигез әгъзасына карата "ватандашларның хокукларына һәм шәхескә кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма төзү" турында җинаять эше ачылды.

Сентябрьдә бу җинаять эшен башка "затларны киңкүләм тәртипсезлекләргә җәлеп итү" турындагы мартта ачылган башка бер эшкә берләштерүләре билгеле булды. Ике эшне берләштерүләре аркасында "Весна" әгъзаларын ун елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре бар.

21 март көнне Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе Facebook, Instagram хуҗасы - Meta корпорациясен экстремистик дип таныды һәм Русиядә аны тыйды. Русиядә Facebook 4 мартта, Instagram исә 14 мартта томаланды. WhatsApp тыелмады.

Meta ширкәтенең, кайбер илләрдә Facebook һәм Instagram кулланучыларга, Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыру, янауларны чыгарырга рөхсәт итүе билгеле булган иде.

Росфинмониторинг исемлегенә кергән затларның һәм оешмаларның барлык хисаплары һәм банк карталары томалана. Бу исемлектә инде 534 оешма бар, Росфинмониторинг аларның экстремизм яки террорчылыкка катнашы бар дип саный. Алар арасында оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның штаблары һәм Коррупциягә каршы көрәш фонды да бар.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG