Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина эчке эшләр министрлыгы Татарстанның 14 депутатын эзләүгә биргән


Татарстан парламенты
Татарстан парламенты

Алар арасында әйтик Айрат Фәррахов, Айдар Метшин, Илдар Гыйлметдинов, Азат Ягъфәров бар.

Украина эчке эшләр министрлыгы Татарстанның 14 депутатын эзләүгә биргән. Бу хакта министрлыкның сайтында хәбәр ителә. Исемлеккә Русия думасының Татарстаннан депутатлары Айрат Фаррахов, Айдар Метшин, Илья Вольфсон, Илдар Гыйлметдинов, Азат Ягъфәров, Руслан Гаджиев, Рөстам Кәлимуллин, Олег Морозов, Елена Ямпольская, Артем Прокофьев эләккән.

Моннан тыш исемлектә КФУ ректоры Ленар Сафин, Үзәк хәрби бүлге гаскәрләренең хәрби җитәкчесе, Русия каһарманы Александр Лапин, Федерация шурасы әгъзсы Геннадий Емельянов бар.

Күптән түгел Украинаның иминлек хезмәте Русиянең 700 түрәсен эзләүгә игълан иткән иде. Ул исемлектә Русиянең элекке президенты Дмитрий Медведев та бар иде. Әмма анда әйтик Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин, төзелеш министры Ирек Фәйзуллин булмады.

Украина иминлек хезмәтенең Медведевне эзләнүчеләр исемлегенә кертүенә җавап итеп, Бастрыкин җинаять эше ачарга кушты.

  • 10 октябрьдә Украинаның берничә шәһәре көчле ракет һөҗүменә дучар булды. Киевта, Запорожье, Днепр, Львов, Житомир, Харьков, Николаев, Одесса, Полтава шәһәрләрендә шартлаулар ишетелде. Русия Украинага 83 ракет очырган, шуларның 43е бәреп төшерелгән дип хәбәр ителгән иде.
  • Бу уңайдан Дмитрий Медведев үзенең Telegram-каналында "беренче эпизод уйналды, башкалары да булачак", дип язды. "Шәхси карашымны әйтәм. Хәзерге наци сәяси режимлы Украина Русиягә даими, турыдан-туры һәм ачыктан-ачык куркыныч тудырып торачак. Шуңа күрә безнең кешеләрне коткару һәм ил чикләрен саклаудан тыш, алдагы гамәлләребезнең максаты, мнемчә, Украина сәяси режимын җимерү булырга тиеш", дип белдерде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG