Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе социолог Искәндәр Ясәвиев белән хезмәт килешүен өзгән


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Узган җомгада галим Русия юстиция министрлыгы тарафыннан "ят агент" дип игълан ителгән иде.

Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе социолог Искәндәр Ясәвиев белән хезмәт килешүен өзгән. Бу хакта Ясәвиев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

"7 октябрьдә кич белән Юстиция министрлыгының мине "мәгълүмат чаралары - ят агентлар" исемлегенә кертүе билгеле булды. Һәм инде 10 октябрьдә, беренче эш көнендә, Петербур Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ) җитәкчелеге мине аңлаешсыз оештырылган ачыклама белән эштән алды: "Хезмәт шартнамәсенең билгеле бер шартлары үзгәрүенә бәйле рәвештә хезмәткәрнең эшен дәвам итүдән баш тартуы" сәбәпле диелә. Боерыкны 13 октябрьдә иртән электрон почта аша җибәрделәр, моңа кадәр уку йортыннан беркем дә эш һәм килешүне өзү уңаеннан минем белән элемтәгә кермәде.

Ягъни, быел августта узган тентүләрдән соң, гәрчә минем курслар һәм фәнни җитәкчелек инде планлаштырылган булса да, Югары икътисад мәктәбе җитәкчелеге минем белән өлешчә профессор ставкасы турындагы чираттагы килешүне төземәскә булды. Ә инде "ят агент" дип танылганнан соң, уку йорты мине яшьләр тикшеренүләре үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре вазифасыннан алды", дип хәбәр итә галим. Ул хәзерге университетның инде үзе җиде ел элек эшкә урнашкан университет булмавын яза.

7 сентябрьдә Искәндәр Ясавиев ят агент дип игълан ителде. Ясәвиев "ят агент" статусын шикаять итәчәген белдерде.

17 августта куәт хезмәткәрләре "террорчылыкны аклау" җинаять эше кысаларында социолог, җәмәгать эшлеклесе, Азатлык, Idel.Реалии белән хезмәт итүче Искәндәр Ясәвиев фатирында тентү уздырды.

7 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе социолог Искәндәр Ясәвиев өендә тентү үткәрү карарын канунлы дип тапты, аны Казанның Совет районы мәхкәмәсе чыгарган иде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG